Инновацияләр: Татарстанда ясалган

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Россиянең сәнәгать һәм фән арасында регионара элемтәләрне төзү, технологияләр, фән һәм инновацияләр өлкәсендә эффектив элемтә системасын формалаштыру буенча Россиянең фәнни-технологик үсеше Стратегиясенең максатларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Икътисад министрлыгы, Россиянең инновацион регионнар ассоциациясе һәм Татарстанда Стратегик инициативалар агентлыгы вәкиллеге ярдәмендә «Инноскоп» Россия ачык инновацияләр үзәге эшли.

«Бүген конкурентлык өстенлекләрен үстерергә бик мөһим. «Инноскоп» – фән һәм бизнесның аралашуны ныгыту өчен мәйдан. Бу – Татарстанда һәм Россия регионнарында проектларны уңышлы тормышка ашыру өчен аларны яхшырту мәйданы», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

«Инноскоп» – цифрлы мәйдан, ул «белгечтән белгәчкә» принцибы буенча технологияләр һәм инжиниринг өлкәсендә оператив аралашу аша ачык инновацияләрнең Россия базарын формалаштыруга юнәлгән. Платформа технологик чишелешләрне табырга, булган уйлап табуларны коммерциализацияләргә, фәнни-технологик өлкәдә партнерларны табырга, идеяләр турында сөйләшергә, инжиниринг хезмәт һәм югары технологияле җиһазларны тыбырга мөмкинлек бирә.

Портал сервислары түләүсез. Катнашучылар оешмалар һәм физик шәхесләр булып тора. Барысы да инновацион проектларны алга таба мавыктыруда кызыксына. Мәйданда технологияләр һәм уйлап табулар каталогы бар. Монда ук кооперацион проектлар һәм технологик консорциумнарны булдырырга мөмкин.

Хәзерге моментка проектта 82 регионнан 1600 артык кеше катнаша, күбесе вузлар һәм фәнни оешмалардан, 42 мең җиһаз һәм 3800 инжиниринг өлкәсендә хезмәт, шулай ук 11000 уйлап табу һәм технологияләр бар.

Катнашырга чакырабыз: www.innoscope.ru и www.инноскоп.рф.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International