Татарстан-Башкортстан: Елларны билгеләүче көннәр

18 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында Өфәдә Татарстан көннәренә багышланган чараларда катнаша.

Татарстанның инвестицион потенциалын күрсәтү өчен регионның икътисади үзенчәлекләре һәм казанышларын чагылдыручы күргәзмә экспозициясе оештырылган.

Регионнар җитәкчеләренең очрашуында Казанда вәкаләтле вәкиллекне ачу турында килештеләр. Хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләгәндә регионнарның күпьеллык эффектив аралашуы билгеләнде. Башкортстанда Татарстан вәкиллеге бар. Товар әйләнеше үсә. Татарстан Башкортстанга йөк машиналары, шиналар, комбикорм, пыяла, төзелеш материаллары, медицина һәм суыткыч җиһазларын китерә. Партнерлык мөнәсәбәтләре «Татнефть», «КАМАЗ», «ТАИФ», «ТАНЕКО», «НЭФИС» кебек зур оешмалар ааша бара.

Башкортстан башлыгының вәкаләтләрен башкаручы Радий Хабиров Татарстан Президентына хезмәттәшлекне ныгытуда зур өлеш кертү өчен Салават Юлаев орденын тапшырды. Шуннан соң Хөкүмәтара килешүгә кул куелды.

Башкорстанда Татарстан көннәренең мөһим вакыйгасы «Татарстан-Башкортстан» бизнес-форумының узуы булды. Анда республикалар хөкүмәтләре әгъзалары, зур оешмалар җитәкчеләре, эшлекле даирәләр катнашты.

«Татарстан һәм Башкортстанны ныклы мөнәсәбәтләр бәйли. Башкортстан – Татарстанның стратегик партнеры. Товар әйләнеше – 34 мрлд артык сум. Күп өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүгә зур потенциал бар. Килешүгә кул кую һәм Татарстан көннәрен уздыру тагын да тыгызрак аралашугаа һәм мөнәсәбәтләр үсешенә тәэсир итәчәк», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Бизнес-форум кысаларында регионнарның сәнәгый потенциалы күрсәтелде. Килешүләрне тормышка ашыру буенча юл картасы документларга кул куюда чагылдырылды. Форум эше тематик түгәрәк өстәлләр кысаларында дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования