Казанда яз көннәрендә хәләл индустрия үсә

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

24-26 апрельдә Татарстан башкаласында “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә XI “Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2019” Халыкара икътисади саммиты узачак. Чара “Россия-Ислам дөньясы” Стратегик караш группасының эшчәнлеге кысаларында үтә, аның рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып тора.

“Бу – ислам дөньясы илләре белән аралашу өчен уникаль мәйдан. 10 ел эчендә саммитта катнашучылар саны 12 тапкырга, илләр-катнашучылар саны – 3 тапкырга, ИХО һәм Россия арасында сәүдә күләме 32%ка үсте. Бу Татарстан өчен генә түгел, Россия һәм бөтен дөнья өчен мөһим”, – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Саммитта 3000 артык кеше катнашачак – 50 ил, Россиянең 30 регионы, 25 дипломатик миссия вәкилләре.

Хөрмәтле кунаклар арасында – Бахрейн король гаиләсенең әгъзасы Шейх Абдулрәхман Аль Хәлифа; ОИС Генераль секретаре Дато Ку Джафар Ку Шаари;  Малайзия эшмәкәрлеге үсеше буенча министр Датук Сери Мохд Редзуан Бин Мд Юсоф; World Halal Summit Президенты Юнус Эте;  Төркия биржалар һәм палаталар берләшмәсенең Президенты Рифат Хисарджиклыоглу һ.б.

Эшлекле программа үз эченә 50 тематик сессия, пленар утырыш, бизнес миссияләрне ала.

Катнашучылар хәләл, ислам финанслары, партнерлык банкингы, IT стартаплар, экспорт, бизнес җаваплылыгы һ.б. темаларны кагылачаклар.

Беренче тапкыр саммит кысаларында Мөселман кино халыкара фестивале һәм ТАСС үтәчәк. Ток-шоуның модераторы Россия теле-, радио алып баручы, актер Дмитрий Шепелев булачак.

Гадәт буенча саммитның мәдәни чаралары арасында Modest Fashion Show мөселман модасы күрсәтеләчәк.

Өченче тапкыр Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе узачак, анда 54 экспонент булачак. Беренче тапкыр «PARKI» индустриаль парклар форумы үтәчәк.

Индустриаль парклар форумы – ике тәҗрибә көне һәм реаль кейслар, шулай ук “Дәүләт яисә хосусый парклар?” дебатлары, 3000 артык инвестор, 300дән артык индустриаль парк, МИЗ, УКСИҮТ һәм аларның резидентлары, 50дән артык хакимият органнары вәкилләре һ.б.

XI “Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2019” чакырабыз! Регистрация – kazansummit.ru.

 

Информацион партнерлар

Russia Today Arabic, Sputnik Arabic

Генераль информацион партнер: ТАСС

Стратегик информацион партнер: РБК-Татарстан

Радиопартнер: Business FM Kazan
Партнер: «Эксперт Татарстан» 
«Регионы России»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International