RUSSIAN HALAL EXPO күргәзмәсе хәләл индустриянең үсеш тарихында Россиядә иң зур күргәзмә булды

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты кысаларында ел саен була торган Russia Halal Expo хәләл халыкара күргәзмәсе узды. Күргәзмә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан мөселманнарының Рухи идарәсе, ТР мөселманнарының Рухи идарәсенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды.

«Татарстан хәләл индустриясен үстерүгә зур игътибар бирә. Республикада Halal Lifestyle хәләл яшәү рәвешен үстерү буенча юл картасы гамәлгә ашырыла. «Хәләл» төшенчәсе ислам тарафдарлары өчен стандарт кына түгел, дөньяви җәмгыятьләрдә продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты күрсәткеченә әйләнде. Биредә икътисадның барлык секторлары да диярлек тәкъдим ителгән. Елдан ел күргәзмә республиканың Россиядә башка төбәкләре һәм дөнья илләре белән сәүдә, икътисади, социаль һәм мәдәни элемтәләрен үстерергә мөмкинлек бирә», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Russia Halal Expo – Россия икътисадының хәләл сегменты потенциалын күрсәтүче презентация. Быел Россия, БГЭ, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Индонезия, Малайзия, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан 84 экспонент үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүне тәкъдим итте. Күргәзмәдә Россия субъектлары арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Кабарда-Балкар Республикасы, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Мордовия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Дагыстан Республикасы, Чечня Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм, әлбәттә инде, Татарстан катнашты.

«Без беренче тапкыр күргәзмәдә катнашабыз, азык-төлек, туризм, мода, косметика өлкәсендә 6 компанияне тәкъдим итәбез. Russia Halal Expo безнең өчен – Казан һәм Татарстан өчен үзен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел. Бу – Россия базары һәм ИХО илләре уенчылары белән кооперация өчен хаб», – дип билгеләп үтте Индонезия Республикасы Илчелегенең вәкаләтле министры-киңәшчесе, икътисад бүлеге җитәкчесе Эди Сухарто.

Күргәзмәнең масштабы һәм популярлыгы елда ел арта бара. 2018 елда экспозиция 1,4 мең кв. м. мәйданда эшләде, быел ул 3,5 тапкырга артты һәм 5 мең кв. м. тәшкил итте. Шулай итеп, Russia Halal Expo Россиядә хәләл индустриясе үсешенең барлык чорында иң зур күргәзмә булды.

«Бездә акыллы компанияләр күп, без финанс, логистика һәм башка бик күп хезмәтләрне тәэмин итәбез. Штаб-фатир Мәккә шәһәрендә урнашкан, ә филиаллар – Мәдинә һәм Җиддедә. Казанда мөселманнар күп һәм алар кешеләрне үзгәртергә омтыла, без моңарда катнашырга телибез», – дип сөйләде Alrajhi компаниясе вәкиле.

Күргәзмәне рәсми ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ИХО (SMIIC) стандартлар һәм метрология институты генераль секретаре Ихсан Овют, Берләшкән Гарәп Эмиратларның Тышкы сәүдә буенча икътисад министры урынбасары Мөхәммәд Алькейт, Индонезиянең хәләл тормыш рәвеше үзәге җитәкчесе Сапта Нирвандар һәм башкалар катнашты.

«Татарстанда күп санда мөселманнар яши, Индонезиядәге кебек үк, без республика белән хезмәттәшлек итү өчен зур потенциал күрәбез, аерым алганда, хәләл продукция һәм IT-технологияләр җитештерү өлкәсендә», – дип билгеләп үтте Сапта Нирвандар.

Гадәттәгечә күргәзмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.

«Яңа сату базарларын эзлибез, шуңа күрә без монда. Мәсәлән, сырны дегустацияләүне үткәргәч, кешеләр чират тезелеп бастылар, аларга бик ошый. Татарстан – тормышка ашырылмаган мөмкинлекләрнең зур базары. Безнең республика Хөкүмәте рәисе – Татарстанның элеккеге икътисад министры Артем Здунов, без моңа бик шат», – дип уртаклашты Дагыстан Хөкүмәте Рәисе киңәшчесе Исмәгыйль Мамаев.

Күргәзмә эшен Россия һәм дөнья базарларының хәләл индустриясе экспертлары һәм төп уенчылары катнашында бай эшлекле программа алып барды. Эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, ислам финанслары, хәләл-туризм һәм ислам бизнесы темасына ачык лекцияләр оештырылды.

«Татарстан Хөкүмәте Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәге белән меморандумга кул куйды. Без үзәкнең эре акционеры булып торабыз, хәләл ризыкларны аккредитацияләү буенча хезмәт күрсәтәбез. Безнең аккредитация моделен тәкъдим итү өчен күргәзмәдә катнашабыз, чөнки без дөньякүләм стандартлар тәкъдим итәбез. Без мөмкин кадәр күбрәк кешегә бизнес ясарга, хәләл продукцияне экспортка чыгарырга ярдәм итәргә телибез. Шулай ук безнең хәләл академиясе дә бар.

Бу, чыннан да, Russia Halal Expo күргәзмәсендә катнашырга шат. Кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт! Без Россия, Татарстан тарихы, мәдәнияте турында күп кенә яңалыклар белдек. Шунысы куанычлы, күргәзмәдә халыкара вәкилләр күп һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең рәсми делегацияләре хезмәттәшлек турында килешүләр имзалыйлар. Менә дигән күргәзмә! Киләсе елга да катнашачакбыз!» – дип Эмиратларны халыкара аккредитацияләү үзәге бүлеге җитәкчесе Касыйм Әл Шәмси уртаклашты.

Конференция барышында катнашучылар контроль һәм аудит системасын торгызуның чит илләр тәҗрибәсен, Россиядә ислам финанс-икътисади проектларына контроле һәм аудит практикасын карадылар.

Россиядә AAOIFI имтихан үзәген булдыру турында Россия ислам институты һәм ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбен һәм аудитын оештыру арасында килешүгә кул кую мөһим вакыйга булды. Шулай итеп, хәзер ислам финанслары өлкәсендә Россия территориясендә дә эксперт булырга мөмкин.

 

Мәгълүмати партнерлар

Халыкара мәгълүмати партнерлар:

Russia Today Arabic, Sputnik Arabic

Генераль мәгълүмат партнеры: ТАСС

Стратегик мәгълүмат партнеры: РБК-Татарстан

Радиопартнер: Business FM Kazan

Басма партнер: «Эксперт Татарстан»

«Россия Төбәкләре»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International