3500 дән артык кеше – 72 ил, Россиянең 38 регионы вәкилләре «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданында «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» халыкара икътисади саммиты кысаларында ислам дөньясы үсешендә катнаштылар.
Бу елда саммитның эшлекле программасы 50 тематик сессиядән, пленар утырыштан, бизнес-миссияләрдән, Russia Halal Expo хәләл индустриясенең Халыкара күргәзмәсеннән, «PARKI» индустриаль парклар форумыннан һәм башкалардан торды.