Татарстан Төркия белән берничә килешү булдырды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Төркия Республикасына эш сәфәре программасы Истанбулда дәвам итте һәм Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең яңа этабын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Төркиянең сәүдә палаталары һәм товар биржалары берлеге вице-президенты Сельҗүк Өзтөрк җитәкләүче оешмаларның үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар.

Татарстанның беренче затлары Төркия сәүдә министры Рухсар Пекдҗан белән хәләл өлкәсендә товар әйләнешен үстерү һәм хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, шулай ук кайбер Төркия компанияләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрделәр.

«Татарстан-Төркия» эшлекле форумын уздыру мөһим вакыйга булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм идарәләр җитәкчеләре, шулай ук Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Тунҗай Үзилхан, Россиянең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Подъелышев һәм Төркия сәүдә министры Рухсар Пекҗан катнашты.

«Бүген Безнең Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлекләребез бар», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Талия Миңнуллина Төркия телендә Татарстан турында сөйләде, республиканың инвестицион инфраструктурасын, ресурс базасын һәм Татарстан территориясендә бизнес алып баруның башка өстенлекләрен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында  төрек теле инглиз теле белән бергә еш яңгырый, чөнки Төркия гадәттәгечә Татарстан инвесторлары-лидерлар өчлегенә керә. Республикада «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам», «Джошкуноз», «Колуман», «Тирсан Кардан», «Сарач макина» һәм башка төрек компанияләре үз проектларын уңышлы гамәлгә ашыралар.

«Татарстан җитәкчелегенең дөрес эшчәнлеге нәтиҗәсендә соңгы вакытта республика инвестицияләр җәлеп итү үзәгенә әверелде. Рөстәм Миңнехановка безнең бизнес-структураларга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рухсар Пекҗан.

Форум азагында Төркия һәм Татарстан компанияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Талия Миңнуллина «АГРОПРО» компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Компания ашлык эшкәртү, тегермән комплекслары төзү, элеватор һәм катнаш азык җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә.

Фото: president.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International