Хельсинкида экология өлкәсендә IoT технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү буенча уртак проектлар гамәлгә ашырыла башлады

5 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш визиты белән Хельсинкида (Финляндия) булды. Анда Яңартмалы ресурсларның халыкара форумы узды.

Форум, гадәттәгечә, дөньяның төп фикер ияләрен һәм эшлеклеләрен берләштерде. Катнашучылар махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында циркуляр икътисад чишелешләрен һәм күчүне тизләтүне күрсәттеләр. Мәсәлән, энергетика, тау эшкәртү һәм урман сәнәгате калдыкларын экологик чиста (геополимер) бетонга әверелдерү.

Татарстан делегациясен Финляндия икътисад министры вазифаларын башкаручы Мики Линтиль озатып йөрде. Ул билгеләп үткәнчә, ил өчен циркуляр икътисад – тотрыклы үсешкә ирешү, климат үзгәрүгә каршы көрәш, табигый ресурсларны саклау һәм әйләнә-тирә мохит торышын яхшырту коралы.

«Татарстан Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән регионы булып тора, шуңа бәйле рәвештә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Ресурс нәтиҗәлелеге сәясәте 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясендә чагылыш тапкан. Беренчел ресурсларның чыгымнарын киметү, икенчел һәм яңартмалы ресурслардан максималь файдалану, шулай ук бу процесска халыкның барлык катламнарын актив җәлеп итү бик мөһим», – дип уртаклашты Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форумда Бөтендөнья банкының тотрыклы үсеш буенча вице-президенты Лаура Так; БМО икътисад һәм әйләнә-тирә мохит бүлеге директоры Лигия Норонья; тотрыклы үсеш буенча Бөтендөнья эшлекле советы президенты Питер Баккер һәм башка тикшеренүчеләр, сәясәт һәм бизнес лидерлары чыгыш ясады.

«Безнең теманың Бөтен дөньядан 2000 кеше Хельсинкига җыелуына мин бик шат. Бу аның мөһимлеге турында сөйли. Тәҗрибә белән уртаклашырга һәм бик мөһим карарлар өчен яхшы киләчәк өчен глобаль берләшмәсен күрергә бик яхшы, чөнки вакыт китә. Без җитди глобаль проблемалар белән очрашабыз һәм климат үзгәрешенең һәм биотөрлелекне юкка чыгаруның катастрофик нәтиҗәләрен кичерәбез. Без су асты коралл рифларны югалта алабыз. Глобаль таләпләргә дөрес җавап бирмәсәк, радикаль нәтиҗәләр начарлана мөмкин. Тик өметсезлеккә төшергә кирәкми. Билгеле бер прогресска ирештек. Без илнең, предприятиеләрнең һәм аерым кешеләрнең бөтен дөньяда гамәлләр кылуын күзәтәбез һәм табигый ресурсларны артык куллану парадигмаларына төзәтмәләр кертәбез», – дип SITRA  Фин Инновацион Фонды Президенты Микко Косонен билгеләп үтте.

Форумның мөһим нәтиҗәсе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм UROS фин компаниясе арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул кую булды. Килешүдә мәгълүмати хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу форматы язылган. Яклар экология өлкәсендә IoT технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуларын белдерделәр.

Эш визиты кысаларында шулай ук Татарстанның беренче затлары Хельсинки мэры Ян Вапавуори белән дә сөйләшүләр уздырдылар.

Илләр һәм регионнар мөнәсәбәтләре үсә. 2018 елда Татарстан белән Финляндия арасында товар әйләнеше 524,3 млн. доллар тәшкил итте. Россиянең Финляндия Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршында Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый вәкиллеге, шулай ук Казанда Финляндиянең виза үзәге эшли. 2018 елның октябрендә Татарстан башкаласында «Finnish Business goes Kazan 2018» эшлекле форумы узды, анда Россия һәм фин компанияләренең 400 вәкиле катнашты.

«Фин бизнесы Татарстанда уңышлы эшли. 2015 елда «Хухтамаки» компаниясе Россиядә «Алабуга» МИЗ территориясендә бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм кәгазьдән упаковкалар җитештерү буенча икенче завод ачты. «ЮИТ» республикада иң заманча технологияләр кулланып югары сыйфатлы торак йортлар һәм объектлар төзи. Тармаклар арасында химия, нефть химиясе, электротехника, металлургия һәм энергетика сәнәгате, IT һәм телекоммуникацияләр, төзелеш өлкәсе, урман хуҗалыгы һәм энергияне саклау тармаклары хезмәттәшлек итү өчен перспектив юнәлешләр бар», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования