Татарстанда «Haier акыллы заводы» төзелешенә Кытай 450 млн доллар инвестицияли

6 июнь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Haier Group Мәскәү Кремлендә кер юу машиналары җитештерү буенча «Акыллы завод» (Чаллы шәһәре) индустриаль паркында инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы Меморандумга имза куйдылар. Ул IV сәнәгать революциясе стандартларына туры килер дип көтелә. Әлеге проектка инвестицияләр күләме 450 млн. доллар тәшкил итәчәк.

Документка Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Haier корпорациясе президенты Чжоу Юньцзе имза куйдылар.

Проект Россиянең, Татарстан Республикасының, аерым алганда, Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсешенә, уникаль җитештерү булдыруга, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым кертемнәрен арттыруга, югары технологияле продукция өлкәсендә илнең экспорт потенциалын үстерүгә ярдәм итәчәк.

«Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең чәчәк атуы, ә нәкъ менә 70 еллыгын без шундый вакыйга белән билгеләп үттек. Haier компаниясе Татарстанның иң эре Кытай партнеры булып тора. Чаллы шәһәрендә суыткычлар җитештерү буенча Haier заводы уңышлы эшли. 3 ел эчендә заводта алар ярты миллионнан артык җитештерелде. «Акыллы завод»ны гамәлгә ашырып, без Haier индустриаль паркын төзүгә бик тиз барабыз», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Проект 2019-2022 еллар дәвамында гамәлгә ашырылыр дип көтелә.

Фото: president.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования