ПХИФ Татарстан өчен 26 рәсми килешү һәм 2 000 кул кысу белән эффектив

6 июнь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша.

ПХИФ – Россия, үсеп килүче базар һәм гомумән дөнья алдында торган төп икътисади мәсьәләләр турында фикер алышу максатында хакимият һәм эшлекле даирәләр вәкилләре берләшмәсе өчен әйдәп баручы мәйданчык. Быел төп тема – «Тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырып». Программада – төрле форматтагы 120 чара, шул исәптән ике пленар утырыш, панель сессияләр, түгәрәк өстәлләр, эшлекле иртәнге ашлар һәм теледебатлар, шулай ук II Россия-Кытай Энергетика бизнес-форумы.

Форумда Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын тәкъдир итү өчен G павильонында күргәзмә экспозициясе оештырылган, анда республиканың эре предприятиеләре һәм проектлары: Фарммедполис, машина төзелеше кластеры, һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты һ. б. тәкъдир ителгән.

«Бу форум Татарстан өчен үзенчәлекле. Без хезмәттәшлек турында 26 килешү имзалыйбыз. Әлеге мәйданчык гамәлдәге партнерлар белән очрашырга һәм яңа идеяләрне уртак чыгару өчен инвесторлар, яңа элемтәләр табарга мөмкинлек бирә. Бүген Татарстан Республикасы -инвесторлар өчен иң кызыклы регион. Бездә машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы үсеш алган. Халыкара мохитне үстерү күзлегеннән, ул халыкара аэропортлар, мәктәпләр, университетлар аша формалаша торган регион, шул исәптән барлык факультетлар – тар профильле, ә укытучыларның 70 проценттан артыгы – чит ил вәкилләре булган Россиядә әлегә бердәнбер ИТ-университет Татарстанда урнашкан.

Без барыгызны да хезмәттәшлеккә чакырабыз. Республика - Россия һәм БДБ илләре базарына керү ноктасы. Бездә дөньяның күп илләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре төзелгән. 155 ил безнең сәүдә компаньоннары булып тора», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форумның беренче өч көнендә Татарстан Республикасы Россиянең башка регионнары, шулай ук эре оешмалар һәм халыкара компанияләр белән хезмәттәшлек турында берничә килешү имзалады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Саклык банкы” ГАҖ президенты Герман Греф мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ якларның санлы имзалары белән беркетелде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «МТС» ГАҖ һәм «Эрикссон» компаниясе арасында үзара аңлашу турында Меморандумга имза салынды.

Татарстан Республикасы һәм Калуга өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында – машина төзелеше, азык-төлек һәм башка халык кулланышы товарлары, төзелеш материаллары белән үзара тәэмин итү өлкәсендәге кооперация. Агымдагы елның 10 июненнән Калугага Казаннан туры авиарейс ачыла. Бу эшлекле хезмәттәшлеккә һәм туризмны үстерүгә ярдәм итәр дип көтелә.

Хезмәттәшлекне үстерү турында килешү шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росгеология» АҖ тарафыннан беркетелгән.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында интеллектуаль милек өлкәсен үстерүгә ярдәм итү кысаларында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Оксана Тарасенко һәм Роспатент җитәкчесе Григорий Ивлиев кул куйды. Шулай итеп, Татарстан регионда яңа форматта эшне ныгыткан Россиянең беренче субъекты булды.

Республикада интернет-сәүдә үсеше һәм Россия мәгълүмат технологияләрен алга этәрү максатларында тиешле инфраструктураны үстерү Татарстан Республикасының OZON компанияләре төркеме белән хезмәттәшлеге турында Килешүгә кул кую белән билгеләнде, аның кысаларында шулай ук «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү күздә тотыла.

Моннан тыш, бүген «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) » һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» союзы, «СИБУР Холдинг» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү быел Казанда «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү өчен якларның тырышлыгын берләштерүне күздә тота.

Талия Миңнуллина форум кырларында төрле өлкәләрдәге халыкара компанияләр белән хезмәттәшлек урнаштыру буенча берничә сөйләшүләр үткәрде.

Татарстан делегациясе әгъзалары Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рене Джонс-Бос һәм башка чит илләр дәүләт эшлеклеләре, шулай ук әйдәп баручы компанияләрнең топ-менеджерлары белән очрашты.

«Безнең яңа очрашуыбызга һәм Татарстан белән Нидерланд арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлегенә шатмын. Минем узган визитым агымдагы елның 2 апрелендә бик нәтиҗәле булды. Без Philips инновацион медицина үзәгендә, Югары технологияләр кампусында, автомобиль кампусында, юл хәрәкәте өлкәсендә интеллектуаль хәл ителешләрне тестлау үзәгендә булдык, шулай ук Нидерланд эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәлдә катнаштык», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм визит нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре үсеш кичерүен, шулай ук алга таба да югары дәрәҗәдә хезмәттәшлек итүнең мөһим булуын ассызыклады.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше өчтән бер өлешкә арткан һәм якынча 3 млрд доллар тәшкил иткән.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования