Татарстан бишенче ел рәттән Россия регионнарында инвестицион климат хәленең Милли рейтингы лидерлары өчлегенә керә

7 июнь 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Россия регионнарында инвестицион климат хәленең Милли рейтингында икенче урынны алды. Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында нәтиҗәләр игълан ителде.

Бәяләү 44 күрсәткеч һәм 4 юнәлеш буенча үткәрелде: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, Татарстан – рейтингның бөтен тарихында иң тотрыклы регион: бишенче ел рәттән республика лидерлар өчлегенә керә, шул исәптән өч тапкыр рейтингның беренче баскычын били. Быел лидер белән аерма нибары 0,3 балл тәшкил итте. Регионның иң уңышлы күрсәткече булып бизнеска ярдәм итүнең оештыру механизмнары эшенең нәтиҗәлелеге һәм бизнесны яклау белән бәйле юнәлеш танылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгына һәм эксперт берләшмәләренә эшне югары бәяләүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Без игътибар иткән берничә юнәлешне билгеләргә теләр идем. Беренчесе – прокуратура белән берлектә оештырылган тикшерелгән бизнес. 1,5 ел эчендә 90 мең мөрәҗәгать кергән, яртысыннан артыгы – безнең республика чикләреннән. Шулай итеп, эшмәкәрләр консультацияләр ала, үзләрен теге яки бу мәсьәләләр буенча тикшерә алалар. Шундый ук эшне федераль дәрәҗәдә алып барыла. Минемчә, бу – бизнес өчен бик җитди ярдәм.

Икенчесе – эшмәкәр базар табарга, ихтыяҗ зур булган продукт булдырырга тиеш. Бездә семинарлар да үткәрәбез торган биржа мәйданчыгы бар, эшмәкәр үз продукты белән кая һәм ничек барырга мөмкин икәнен карыйбыз. Һәм, минемчә, федераль товар үткәргеч челтәре бик актив. Без эшмәкәрләргә товарны алга этәрүдә ярдәм итәбез.

Өченче – бу финанслар: бердәм тәрәзә, анда 50дән артык безнең финанс институтларның бер урыннан онлайн режимында бөтен мәгълүматны алу мөмкин.

Һәм, әлбәттә, һәр позиция буенча без лидерларга карыйбыз һәм үзебез өчен бурычлар куябыз.

Соңыннан ил өчен бик мөһим булган тагын бер теманы күтәрергә теләр идем – бу эшче профессияләр ияләрен әзерләү. Кичә без СИА һәм WorldSkills белән килешү төзедек. Казанда Россия чемпионаты узды, август аенда дөнья чемпионаты булачак. Без монда да тырышабыз – 1 урында. Бездә 31 ресурс үзәге бар. Мин сезне барыгызны да Казанга чакырам. 22 августта ачылу тантанасы. Теләсә кайсы вакытта да рәхим итегез!» – рейтинг нәтиҗәләрен игълан итү тантанасында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте.

Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева хәбәр иткәнчә, инвестицион климатны бәяләү барышында регионнар арасында көндәшлек югары булган.  «Быел топ-20гә эләгү авыр булды», – дип белдерде ул һәм рейтинг нәтиҗәләре һәм теге яки бу регионга инвестицияләр күләме арасында катгый корреляция бар, дип өстәде. Әйтик, рейтингның беренче унлыгына кергән регионнарда инвестицияләр күләме Россиядәге уртача күрсәткечләрдән 10 процентка артып киткән.

«Татарстан – бизнес алып бару өчен иң яхшы шартлар булган Россиянең алдынгы регионы. Татарстан берничә тапкыр дөньякүләм дәрәҗәдә иң яхшысы дип танылды: узган ел Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы Россиядә социаль-икътисадый файда китерәчәк һәм илләргә тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатларга ирешергә ярдәм итәчәк секторларга инвестицияләрне стимуллаштыру эшендә күренекле казанышлар өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасының бердәнбер премиясенә ия булды.

2019 ел Татарстан өчен инвестиция эшчәнлегенә кагылышлы бүләкләү елы булды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ел саен уздырыла торган инвестиция форумы кысаларында без AIM Investment Award премиясенә туры чит ил инвестицияләренең эре һәм отышлы проектларын уңышлы җәлеп итү буенча танылган эш дип танылуга лаек булдык. Шәхсән минем агентлыкның Татарстан үсешенә керткән өлеше һәм безнең регион икътисадын ныгытуга керткән өлеше «Stevie Awards 2018» премиясе кысаларында бәяләнде.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Агентлыкның барлык күрсәткечләре үтәлгән яки арттырып үтәлгән. Халыкара инвестицион кимү тенденцияләренә каршы, Татарстанда чит ил инвестицияләре 37,5 процентка арткан. Халыкара эшкуарлар өчен уңайлы бизнес-климат булдырылган: узган ел Татарстанда өч көнгә бер тапкыр чит ил капиталы катнашында яңа компания теркәлгән.

Инвесторларга һәрьяклап ярдәм итү, дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү, яңа объектларны эшләтеп җибәрү һәм файдалануга тапшыру – безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре.

Мин инвестицияләр буенча сөйләшүләрдә шәхсән катнашучы Татарстан Президентына, шулай ук барлык коллегаларга һәм үз командасына, ә иң мөһиме – инвесторларга рәхмәт белдерәм. Бигрәк тә инвестицияләүчеләр – нәкъ менә алар Татарстанны Россиядә бизнес алып бару өчен иң яхшы урын итеп билгелиләр», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Фото: president.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования