Татарстан-Хэйлунцзян: еллар билгели торган көннәр

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Кытай Халык Республикасының Харбин шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад һәм мәдәният көннәрен ачты.

Хэйлунцзян провинциясендә Кытайның барлык табылган файдалы казылма запасларының яртысына якыны урнашкан. Хэйлунцзян авыр сәнәгатьнең мөһим үзәге булып тора. Биредә 600дән артык эре һәм урта сәнәгать предприятиесе исәпләнә.

Ике регион арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа этабы узган елның җәендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую белән бирелде. Бүген сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту төбәк башлыклары тарафыннан килешүгә чаралар Планына имзалау белән тамгаланды.

Хезмәттәшлек өчен төп мәйданчык – «Татарстан-Хэйлунцзян» эшлекле форумы булды. Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдим итте.

«Без 70 ел уңышлы үсеш алган Россия-Кытай дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында регионара хезмәттәшлекне үстерүгә шат. Татарстанда Россиядә иң яхшы инвестицион инфраструктура булдырылган. Бездә 85 индустриаль парк, федераль салым ташламалары булган 7 территория бар. Haier Кытай компаниясе, мәсәлән, «Яр Чаллы» УКИҮТтә урнашкан, анда без бергәләп бөтен бер Haier индустриаль паркын төзергә барабыз һәм ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмыйбыз.

Татарстан белән Хэйлунцзянның хезмәттәшлек өчен потенциалы зур, бигрәк тә машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, мәгълүмати технологияләр һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендә. Провинция компанияләрен безнең республикага нәтиҗәле бизнес алып бару өчен чакырабыз», – дип Талия Илгиз кызы билгеләде.

Провинция губернаторы Ван Вэньтао шулай ук илләр һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү, шул исәптән Казан белән Харбин арасында турыдан-туры авиа юнәлешен ачу белән кызыксынуын белдерде. Хәзерге вакытта Кытай авиакомпанияләре белән сөйләшүләр алып барыла.

«Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирә. Безнең илләрнең хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча көч куялар», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Соңгы 3 елда Татарстан белән Кытай арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2 тапкырга артты һәм 2018 ел нәтиҗәләре буенча 628,7 млн АКШ доллары тәшкил итте. Аны киңәйтү өчен республика делегациясе Харбин ярминкәсенең VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 өлешендә катнашты, аңа дөньяның 34 иленнән кунаклар килде.

Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын ачу өчен ЭКСПО күргәзмә экспозициясе оештырылды.

Җитештерү процессларын өйрәнү өчен делегация сөт һәм фәнни-технологик компанияләрдә булды.

«Татарстан – сәнәгый үсеш алган, инновацион регион. Республикада цифрлы икътисад эрасына күчү өчен уңайлы шартлар тудырылган. ИТ-белгечләр өчен Россиянең беренче Иннополис шәһәре махсус икътисадый зона белән булдырылды, анда салым ташламалары һәм преференцияләре эшли», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Узган чараларга һәм сөйләшүләргә йомгак Хэйлунцзян провинциясенең КПК комитеты секретаре Чжан Цинвэй белән очрашуда ясалды һәм ныклы кул кысу белән ныгытылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International