Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы халыкара хезмәттәшлек өчен «бердәм тәрәзә» буларак билгеләде

19 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Мәскәүнең «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында Мәскәүдә аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең сәүдә-икътисадый миссияләр (илчелек бүлекләре) җитәкчеләре Клубының һәм Россия Президенты һәм Хөкүмәте каршындагы Россия регионнары вәкиллекләре җитәкчеләре Советының беренче уртак утырышы узды. Утырыш International Commodity Fair сыйфатлы куллану товарлары халыкара күргәзмәсе кысаларында узды. Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев тәкъдим итте.

Утырышта 200дән артык кеше – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе, Россия Дәүләт Думасы, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, чит дәүләтләрнең сәүдә вәкилләре, экспорт-импорт мөнәсәбәтләрен үстерү өчен җаваплы Россия төбәк вәкиллекләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

«Татарстан халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм Татарстан продукциясен экспортлауга, шул исәптән чит илләргә, хакимиятнең федераль һәм региональ органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар белән багланышларга, Татарстанда производстволарны локальләштерү юлы белән бизнес алып бару өчен яңа элемтәләр урнаштыруга аерым игътибар бирә. Утырыш һәм күргәзмә – Россия һәм Кытай җитештерүчеләренең, дистрибьюторларның, хөкүмәт структуралары һәм сәүдә ассоциацияләре вәкилләренең нәтиҗәле партнерлык диалогы булдыру өчен иң яхшы мәйданчыклар», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

International Commodity Fair күргәзмәсе – «Мессе Франкфурт Рус» компаниясенең чит ил-экспорт проекты (Messe Frankfurt Gmb халыкара күргәзмә концернының Россия бүлекчәсе). Экспертлар чит ил сатып алучылары һәм тәэмин итүчеләр белән эшләү аспектлары турында фикер алышты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ил һәм төбәкләр хезмәттәшлеге өчен «бердәм тәрәзә» булу инициативасы белән чыкты һәм Мәскәүдә Халыкара, тышкы икътисади, инвестицион һәм регионара элемтәләрне ныгыту буенча дипломатик вәкилләр, аларның сәүдә бүлекләре һәм регион вәкилләре белән оператив хезмәттәшлек итү өчен элемтә органы итеп билгеләнде.

Ике яклы сөйләшүләрдә Дагыстан Республикасы, Коми, Казахстан, Башкортостан, Кытай һәм Австрия эшлекле даирәләре һәм банк структуралары вәкилләре Татарстан белән төрле яклап хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерделәр.

Татарстан тмохитенә керү өчен чарада катнашучылар татар милли бәйрәме Сабантуйны оештыру белән 5-7 июльдә Мәскәүдә үтәчәк Татарстан Республикасы Мәдәният көннәренә, шулай ук 22-27 августта Казанда узачак «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына чакырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования