Сергей Лавров: «Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия-ислам дөньясы» СКГ эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия»

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында «Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш группасы презентациясе узды. Анда Россиядә мөселман дәүләтләре илчеләре, дини оешмалар җитәкчеләре, ил субъектлары башлыклары, дәүләт хакимияте органнары, фәнни һәм эксперт даирәләре вәкилләре катнашты.

«Россия җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләр белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләре киң җәмәгатьчелек, безнең регионнар, бигрәк тә халыкның шактый өлеше ислам динен тотучы илләр белән энергияле рәвештә хуплана. Мөселман дәүләтләреннән килгән партнерларыбызда да шундый ук рухны зур канәгатьләнү белән билгеләп үтәбез.

Бу шартларда «Россия-ислам дөньясы» Стратегик караш группасы эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Аңа гражданлык җәмгыяте, эшлекле даирәләр, дини берләшмәләр, галимнәр, яшьләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре – Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне үстерүгә үз өлешен кертергә теләгән барлык кешеләрне дә күп яклы дәрәҗәдә җайга салу буенча җаваплы бурычларны хәл итәргә кирәк», – дип сәламләде катнашучыларны Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

Стратегик караш группасы Россия һәм мөселман дәүләтләре арасында сәяси һәм иҗтимагый даирәләр, бизнес вәкилләре, фән, мәдәният эшлеклеләре, дини лидерлар ягыннан хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерүгә ярдәм итү механизмы булып тора. Группа үз эшен 2006 елдан бирле алып бара. Аны оештыру инициаторлары – Россиянең элеккеге тышкы эшләр министры Евгений Примаков һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев. 2014 елда Владимир Путин аның Рәисе буларак Рөстәм Миңнехановны куйды. Бүгенге көндә группага 27 мөселман дәүләтеннән 33 дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе керә.

«Без ИХО илләренең партнерларыбыз белән актив эшлибез. Группа рәисе булган вакыт эчендә без Казанда, Мәскәүдә, Грозный һәм Махачкалада утырышлар уздырырга өлгердек. Әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк дип ышандырам, бу безнең группа вәкилләре булган илләр өчен регионнарның үзенчәлекле презентациясе булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда инде ун ел рәттән Федераль Хөкүмәттәге хезмәттәшләре белән бергә Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә KazanSummit халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Россиянең 38 регионы, 72 ил, 3800 катнашучы – бу саннар үзләре өчен үзләре сөйли, KazanSummit мәйданы – билгеле бер килешүләр, идеяләр икътисадый яссылыкка күчә торган урын», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы.

«Саммит хәләл яшәү рәвешен һәм аның бизнес күзлегеннән мөмкинлекләрен ача. Бу – ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен уникаль мәйданчык. 11 ел эчендә катнашучылар саны 12 тапкыр артты, катнашучы илләр – 3 тапкыр, Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән гомуми сәүдә күләме 32%ка артты, бу аны Татарстан, ил өчен генә түгел, ә бөтендөнья бергәлеге өчен дә әһәмиятен күрсәтә. Быел саммит кысаларында без ислам дөньясы үсеше өчен ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, экспорт үсеше, социаль бизнес юнәлешләре буенча 50дән артык сессия уздырдык. Инвестицион сессия ачык диалог урнаштыруга һәм икътисадны ныгытуга ярдәм итүче эшчәнлекне камилләштерү буенча тәҗрибә алмашуга ярдәм итте. B2B форматында бик күп очрашулар уздырылды һәм хезмәттәшлек турында 42 килешү имзаланды. Саммитны үткәрү өлешендә бөтен максатка ярашлы ярдәм күрсәткәне өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгына рәхмәт белдерәбез», – дип белдерде саммитның Оештыру комитеты Секретаре, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International