Татарстан-Чехия мөнәсәбәтләрен үстерү

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Чехия Республикасында булды. Прагада Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча Уртак эшче төркемнең җиденче утырышы узды. Утырышта дәүләт идарәсе органнары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Чехия делегациясен Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Эдуард Мыржицки җитәкләде.

Яклар билгеләп үткәнчә, әлеге эш илләр һәм төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. Утырышта Казан вертолет заводы, «Вакууммаш» АҖ кебек Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстанда товар әйләнешен арттыру һәм җитештерүләрне локальләштерү каралды. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында – станоклар төзү һәм авиация мотор төзелеше, тәҗрибә алмашу, яңа энергия саклаучы технологияләр кертү, биотехнологияләр куллану, шулай ук Чехия компанияләренең Татарстанның тармак күргәзмәләрендә катнашуы, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру. Хезмәттәшлекне киңәйтү өчен Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае терәк пункт итеп билгеләнгән.

«Чехия – Татарстан Республикасының төп тышкы сәүдә партнерларының берсе. Нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, фармацевтика өлкәсендә актив хезмәттәшлек алып барыла. 2018 елда Татарстан-Чехия товар әйләнеше 41% ка артты һәм 632 млн доллар тәшкил итте. Үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү һәм киңәйтү өчен потенциал зур. Агымдагы елның мартында Россия һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 11-нче утырышы нәтиҗәләре буенча берничә документ имзаланды, шул исәптән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының «Югострой» концерны белән үзара аңлашу һәм хезмәттәшлеге турында да, – дип билгеләде Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Татарстан-Чехия мөнәсәбәтләрен үстерү өчен тагын бер әһәмиятле чара –хөкүмәт һәм эшлекле даирәләр катнашында Чехия-Татарстан бизнес-форумы булды. Татарстанның икътисади эшчәнлеге һәм инвестицион потенциалын республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев тәкъдим итте.

Узган чараларга йомгак Россиянең Чехиядәге Илчесе Александр Змеевский белән очрашуда ясалды.

Шулай ук Чехия эре компанияләре җитәкчеләре белән су әйләнеше системаларын җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук аз егәрлектәге турбиналарның сервис үзәген һәм җыю җитештерүләрен бергәләп гамәлгә ашыру мөмкинлеге буенча сөйләшүләр үткәрелде.

Татарстанда «ЕлАЗ ҖБ» ААҖ һәм «Д'Пласт Эфтек» компаниясенең автомобильләр өчен полимер материаллар җитештерү буенча уртак предприятиесе уңышлы эшләп килә. Башка уртак проектлар арасында – «Аквакомп Хард» компаниясе тарафыннан Казан вертолет заводында гальваник җитештерү булдыру. «Велка Битеш» компаниясе Казан агрегат заводында «КВЗ» ГАҖ өчен ярдәмче көч җайланмалары җитештерү проектын гамәлгә ашыра. Моннан тыш, «ОКБ ис. Симонова» белән бергә Чехия җитештерелгән двигательләрен кулланып пилотсыз аппаратлар буенча эш алып барыла. «Иннополис» махсус икътисадый зонасында резидент сыйфатында «Элсур» ҖЧҖ теркәлгән, ул электротехник җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә торган Чехиянең «Джи-Би-плюс» компаниясе базасында оештырылган. «Данафлекс» компанияләр төркеме, Казанда сыгылмалы полимер төргәкләү һәм югары табышлы полимер пленкалар ясау буенча ике җитештерү булган, «Алабуга» МИЗ территориясендә өченче завод ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International