«Алабуга» МИЗ 100%ка нәтиҗәле дип танылды һәм яңа резидентларны кабул итәргә әзерләнә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2018 елда МИЗ эшли башлаганнан бирле махсус икътисадый зоналар эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисаплылык бастырып чыгарды. Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зона 100%ка нәтиҗәле дип танылды.  Максималь баллар «эшли башлаганнан бирле тупланган нәтиҗә» күрсәткече буенча һәм 2018 елга эшчәнлекне гомуми бәяләү буенча алынган иде.

Икътисади үсеш министрлыгы сәнәгать-җитештерү тибындагы Татарстан Республикасының, Липецк, Самара, Свердловск, Псков, Әстерхан, Калуга, Мәскәү һәм Тула өлкәләренең тугыз МИЗны бәяләде.

Эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген унтугыз абсолют һәм чагыштырмача, шулай ук дүртәр исәп-хисап күрсәткечләре буенча бәяләделәр: МИЗ резидентлары эше, икътисадый зоналар объектларын булдыруга һәм идарә органнары эшчәнлегенә акча кертүнең рентабельлеге, җәлеп ителгән инвесторлар һәм булдырылган эш урыннары саны, инвестицияләр һәм капитал кертемнәр күләме, товарлар сатудан кергән табыш, федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары чыгымы, салым һәм таможня түләүләре күләме.

«Бүген «Алабуга» – махсус икътисади зоналар арасында танылган дөнья лидеры. 2018 елда инвестицион җәлеп итүчәнлекнең Милли рейтингы нигезендә махсус икътисадый зона Россиянең иң яхшы МИЗы дип танылды. Моннан тыш, «Алабуга» дүртенче тапкыр Financial Times төркеменә керүче fDi Intelligence журналының Global Free Zones of the Year махсус икътисадый зоналары дөнья рейтингына керде.

Уңышка йөз тоткан компанияләр нәкъ менә Татарстан МИЗ резидентлары булалар. Алар арасында Saint-Gobain, Air Liquide, Rockwool, Sisecam, Hayat һәм башкалар кебек дөньякүләм танылган брендлар бар.

Быел МИЗ резидентлары саны артачак. 17 июльдә Күзәтү советы утырышы булачак, аның нәтиҗәләре буенча резидент статусы бирүгә карата карар кабул ителәчәк. Экспертлар советы нәтиҗәләре буенча аңа 6 компания дәгъва итә: биопластиклар, конвейер роликлары, гидравлик җайланмалар, ПВХ-пленкалар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм өзлексез базальт җепселләре җитештерү буенча», – дип белдерде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International