Татарстанда төзелеш химиясенең яңа заводы ачылды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

«Яр Чаллы» УКСИҮТ Россиянең иң яхшы 10 моношәһәре арасына керде. Бүләкне Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин һәм Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева Россия Федерациясе моношәһәрләрен үстерү буенча форум-киңәшмә кысаларында тапшырды.

«Яр Чаллы» УКСИҮТ 171 кв. км мәйданлы территорияне үз эченә ала, транспорт, социаль һәм инженерлык инфраструктурасына ия. Алга киткән социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы инвестицион климатны яхшыртуга ярдәм итә. УКСИҮТ резидентлары өчен табышка салымның түбәнәйтелгән ставкасы, иминият кертүләренең киметелгән тарифлары, мөлкәткә салым һәм җир салымын түләүдән азат итү гамәлдә.

Планлы күрсәткечләргә ирешү буенча Чаллы УКСИҮТ 54 ТОСЭР арасында беренче булды. Резидентлар арасында «Хайер Фридж Рус» ҖЧҖ (суыткыч техникасын җитештерү), «Изоляцион торба заводы» АҖ (корыч торбалар җитештерү һәм югары ышанычлы саклану катламын төшерү), «Хайер Лаундри Рус» ҖЧҖ (кер юу машиналарын җитештерү), «Хайер Фридж Рус» ҖЧҖ (суыткычларны җитештерү), «Кама Трейд-Татарстан» ҖЧҖ (металл чистарту буенча сервис металл эшкәртү үзәген төзү) һәм башка компанияләр бар.

«Татарстан алга киткән социаль-икътисадый үсеш территорияләре саны буенча алда бара. Татарстан Хөкүмәте бизнес алып бару өчен файдалы территорияләрне үстерү буенча актив эш алып бара. УКСИҮТ –  регион һәм бөтен ил икътисадын ныгыту буенча аерылгысыз корал. Чаллы -моның ачык мисалы. Haier суыткыч техникасын җитештерү заводы, мәсәлән, Россиядә Haier беренче җитештерү предприятиесе булды.

3 ел эчендә заводта ярты миллионнан артык берәмлек җитештерелгән. Кытай партнерлары белән «Акыллы завод» – кер юу машиналары җитештерү буенча яңа инвестицион проектны гамәлгә ашырып, без Haier индустриаль паркын төзүгә омтылабыз», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International