Татарстанда төзелеш химиясенең яңа заводы ачылды

17 июль 2019 ел., чәршәмбе

«Алабуга» МИЗ территориясендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Металлургия һәм материаллар департаменты директоры Павел Сервинский, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм идарәләр җитәкчеләре катнашында Boerner төзелеш химиясенең инновацион заводын ачу тантанасы узды.

Алман бренды югары сыйфаты белән билгеле һәм Көнбатыш Европаның төзелеш базарында профессионаллар арасында тотрыклы позицияләрне били. Яңа предприятие төзелеш химиясе, шул исәптән экспорт юнәлешләре базарын үстерүгә ярдәм итәчәк. Заводның үзенчәлеге – югары төгәллеккә ия җиһазлар, төп компонентларны җитештерү һәм фәнни үзәк.

Boerner ның хуҗасы – «Технониколь» компаниясенең иясе Сергей Колесников. «Технониколь» – Татарстан Республикасы белән актив хезмәттәшлек итүче төзелеш материаллары җитештерүче иң эре халыкара җитештерүчеләрнең берсе. Әйтик, 2007 елның октябрендә Зәйдә «ТЕХНО заводы» эшли башлады, ул республика территориясендә таш мамык нигезендә җылылык изоляциясе материаллары чыгару буенча беренче җитештерү мәйданчыгына әверелде.

«Boerner төзелеш химиясе заводының беренче этабын төзүгә инвестицияләр күләме 650 млн. сум тәшкил итте. Җитештерү куәте – 10 мең тонна әзер продукция. Өч ел дәвамында икенче линия урнаштыру һәм җитештерүне 20 мең тоннага кадәр арттыру планлаштырыла. Безнең хезмәттәшлек ике як өчен дә нәтиҗәле булыр дип ышанабыз. Уңышлар сезгә!» – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина теләде.

«Монда эшләү уңайлы, монда инвесторларга бик яхшы карыйлар. Ышанам, завод Россия төзелеш химиясе базарында лаеклы урын алачак», – дип ассызыклады Сергей Колесников.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования