Татарстан-Шаньдун: «пион мәдәнияте» үсешенә һәм спортка инвестицияләр кертү

2019 елның 26 июле, җомга

2018-2019 еллар Россия-Кытай регионара хезмәттәшлек эгидасы астында уза. Татарстанга даими рәвештә хөкүмәт делегацияләре һәм эшлекле даирәләр вәкилләре килә, хезмәттәшлекне төрле яклап яхшырту буенча күргәзмәләр һәм сөйләшүләр үткәрелә. Бүген Татарстан икътисады һәм инвестицион мөмкинлекләр белән мэр урынбасары Гао Жунго җитәкчелегендәге Хэцзэ (Шаньдун провинциясе) делегациясе танышты.

«Без Кытай Халык Республикасы белән Россия дәрәҗәсендә дә, регионнар дәрәҗәсендә дә нәтиҗәле эшлибез. Сәүдә мөнәсәбәтләре үсә: илләрнең сәүдә әйләнеше үсеше – 26%, Татарстан белән Кытай арасында – 11%. Әлбәттә, без сәүдә мөнәсәбәтләренең инвестицион проектларга үсүен телибез», – дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Хэцзэ шәһәре Кытай үзәгендә, Шаньдун провинциясенең көньяк-көнбатышында урнашкан. Регионнарның охшаш перспектив юнәлешләре бар, шул исәптән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтү өчен Кытай делегациясе төрле тармак белгечләре белән таныш. Аерым алганда, уртак спорт проектлары булдыруда зур кызыксыну белдерелде.

«Татарстанда 10 меңнән артык спорт объекты урнашкан: стадионнар, футбол кырлары, боз сарайлары һәм башкалар. Без булдырган инфраструктура халыкара спорт чараларын күбрәк үткәрергә мөмкинлек бирә. Без Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яуладык. Ул бездә 2025 елда узачак. Мондый вакыйгалар туристларны җәлеп итә, территориянең танылуын һәм регионга эшлекле кызыксынуны арттыра. Бездә спорт объектларын булдыруга инвестицияләүче инвесторлар бар, һәм бу бик шәп, чөнки спорт – сәламәтлек, ә халыкның сәламәтлеге барыннан да югарырак», – дип Талия Илгизовна уртаклашты.

«Кытай ушуы – сәламәтлек һәм саклану тәэмин итә торган гаҗәеп спорт төре.  Без белгечләребезнең сезгә махсуслаштырылган күргәзмә белән килүен телибез. Һәм, әлбәттә, Казанда ушу филиалларын булдырырга теләр идек», – дип билгеләп үтте Гао Жунго әфәнде.

Шулай ук Кытай Татарстан инфраструктурасына инвестицияләр кертергә әзер. Моннан тыш, Хэцзэ Кытайның «пион башкаласы» дип саналганга күрә, кунаклар «пион мәдәнияте» белән уртак флористик бизнес, шулай ук белем бирү проектлары (мәсәлән, рәсем ясау курслары) һәм хуш исле чәй сату аша уртаклашырга омтылуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International