Казанда III Бөтендөнья цифрлы Интернет әйберләр һәм ясалма интеллект саммиты узачак

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

2019 елның 1-2 октябрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Интернет әйберләрһәм ясалма интеллект буенча III Бөтендөнья цифрлы саммит узачак. Анда 25 илдән 3000нән артык делегат һәм 200 тармак эксперт-практиклары катнашачак, шул исәптән Нидерланд, Франция, Германия, АКШ, Норвегия, Швеция, Израиль, Бөекбритания, Россия, Төркия һ. б.

Өченче ел рәттән Казан бөтен дөньядан IoT һәм AI технологияләрен цифрлаштыру һәм гамәлгә кертү өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны җыя. Бу – цифрлы технологияләр куллану өлкәсендә реаль практик тәҗрибә алырга, компаниянең чыгымнарын оптимальләштерергә һәм табышны тиз арттыру өчен нәтиҗәле цифрлы модельләр кертергә мөмкин булган мәйданчык.

«Бүген Татарстан глобаль берләшмәгә яхшы интеграцияләнгән һәм аның белән килешүләр һәм конкрет проектлар төзелгән эре партнерларына ия. Google, Huawei, IBM, Microsoft һәм башка технологик лидерлар кебек компанияләр турында сүз бара. Безнең бурыч – республикада ИТ-индустрияне үстерүне дәвам итү һәм бу өлкәгә чит ил инвесторларын җәлеп итү. Ахыр чиктә бу халыкның тормыш сыйфаты һәм икътисад үсешенә китерәчәк. Зур мәгълүматлар белән идарә итү, җитештерү проектларын автоматизацияләү, соңгы технологияләрне кертү, ясалма интеллект куллану, халыкка хас процессларны роботлаштыру, шул исәптән хезмәт күрсәтү өлкәсендә – Татарстан шәхси инвесторлар белән бергә хәл итәргә ниятләгән мәсьәләләрнең аз өлеше генә», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

IoT&AI World Summit Russia программасы 6 тармак агымын үз эченә ала: Индустрия 4.0, Цифрлы Хөкүмәт, Цифрлы корпорацияләр, Акыллы шәһәр һәм ТКХ, Цифрлы энергетика, Цифрлы Нефтегаз.

Тармак агымнары кысаларында дәүләт эшлеклеләре, шулай ук Россиянең эре һәм Көнбатыш компанияләренең ТОП-менеджерлары «акыллы шәһәрләр» эшенә цифрлы технологияләр кертү, дәүләт идарәсендә һәм бизнеста зур мәгълүматлар һәм ясалма интеллект куллану турында сөйләячәкләр.

Төп спикерлар арасында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Стратегик инициативалар агентлыгының санлы үсеш үзәге җитәкчесе Вера Адаева, Лондонның Хитроу (Бөекбритания) аэропортының техник директоры Киран Панде, Hugo Boss (Төркия) компаниясенең техник директоры Эркут Экинчи, Audi (Германия) компаниясенең IT проектлар менеджеры Хьюберт Фишер, «Аэрофлот» Төркеме авиакомпанияләренең Hub Control Center директоры урынбасары Артем Сигалов, «Ингосстрах» СПАОның мәгълүмати технологияләр буенча вице-президенты Алексей Клепиков, Апротех генераль директоры («Лаборатория Касперского» АҖ һәм ИТЭЛМА ФҖП Андрей Суворов һ. б.

Шулай итеп, саммитта катнашучылар сәнәгать предприятиеләрен, корпорацияләрне һәм шәһәрләрне цифрлы трансформацияләүнең «юл карталарына» керү мөмкинлегенә ия булачак.

Чара дәвамында белем бирү программалары, тренинглар, семинарлар һәм мастер-класслар белән белем үзәге эшләячәк, аларда дөнья корпорацияләренең уку үзәкләреннән, карарлар белән тәэмин итүче компанияләрдән һәм халыкара бизнес-мәктәпләрдән гамәли кейслар тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International