Иң яхшы тәҗрибәләрне тарату Татарстаннан башлана

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Бүген Казан технопаркында «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Россия һәм чит ил практикаларының максатларын һәм бурычларын Россия субъектлары дәрәҗәсендә гамәлгә ашыруга ярдәм итә ала торган иң яхшы тәҗрибәсен тиражлау турында фикер алыштылар.

«Смартека» «Акыллы карарлар китапханәләре»н тормышка ашыру сораулары буенча беренче стратегик сессиянең пленар утырышында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, «Стратегик инициативалар агентлыгы» генераль директоры Светлана Чупшева, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырышның модераторы – «Бизнес инициативаларын алга этәрү буенча лидерлар клубы» генераль директоры Сергей Глухов булды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан иң яхшы тәҗрибәләрне тарату буенча лидер булып тора.

Светлана Чупшева шулай ук әлеге чараның юкка гына Татарстанда үткәрелмәвен ассызыклады.

«Без беренче тапкыр Казанда җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Һәр регионның үз кызыклы идарә итү карарлары бар, әмма бу карарларның бердәм метрикалары әлегә системалы рәвештә юк. Коллегалар барысы да карарлар алмашу өчен шундый платформа белән кызыксыналар. Система практикаларның масштаблылыгын тәэмин итә һәм кеше ресурсларын киметә. Лидер булып калу өчен тизрәк хәрәкәт итәргә кирәк. Платформа даими механизм булырга тиеш. Кайдадыр иң яхшы тәҗрибәләр бар, һәм без аларны бергәләп проектлаштырырга телибез», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Светлана Чупшева.

«Стратегик инициативалар агентлыгы барлык регионнарга да эшлекле климатны яхшыртуда оештыру ягыннан ярдәм күрсәтә. Милли рейтинг ярдәмендә көчле һәм көчсез яклар билгеләнде», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның «Смартека» эшенә актив кушылуын ассызыклады.

Моңа кадәр елга бер тапкыр гына, иң яхшы социаль-икътисадый практикалар конкурсы нәтиҗәләре буенча, карарлар «төргәкләү» һәм тиражлау өчен сайлап алынды. Быел Татарстанның финалга чыккан биш проектыннан өчесе җиңүче дип табылды: «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы «Социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү» номинациясендә; «Ачык Казан» порталы «Регионның мәгълүмати-технологик потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән шартлар тудыру» номинациясендә»; «Visit Tatarstan» рәсми туристик бренды «Регионның туристик потенциалын үстерү» номинациясендә.

Хәзер нәтиҗәле практикаларны трансляцияләү буенча һәркем үз өлешен кертә алачак. Шул ук вакытта фильтрация һәм остазлык системасы җайга салыначак. Барлык этапларда да команда белән тәэмин итү планлаштырыла.

«Хәзерге дөньяда конкурентлы өстенлекләрне үстерү, иң яхшыларга тигезләнү һәм алга бару бик мөһим. Татарстан регионнар һәм үз партнерлары өчен һәрвакыт ачык. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында республиканың бердәм презентация үзәге урнашкан, анда хөкүмәт делегацияләре һәм бизнес-миссияләрдә катнашучылар өчен без республиканың казанышлары һәм икътисади үсеш стратегиясе белән таныштырабыз. Бүген цифрлаштыру эшчәнлекнең барлык өлкәләренә һәм «Смартека»ның уртак формалашуына, һичшиксез, безнең илнең чәчәк атуына ярдәм итәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International