Haier корпорациясенә нигез салучы Чжан Жуйминь әфәнде тарафыннан заманча җитештерү белән идарә итүнең яңа алымнары

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

«Үз-үзеңне таркату» процессы аша гына вакыт белән бергә атларга һәм лидер булырга мөмкин. Россиядә беренче тапкыр ачык лекция белән Haier корпорациясе генераль директоры Чжан Жуйминь чыгыш ясады. Идарә өлкәсендә дөньяның иң зур фикер ияләренең берсе Татарстан эшлекле даирәләре белән Haier уникальлеге серләре белән уртаклашты, «RenDanHeYi» бизнес белән идарә итүнең квант моделе турында сөйләде һәм эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.

Корпорациянең уникальлеге, аңа нигез салучы сүзләренчә, даими үсештә. Яңа технологияләр булдырыла торган продуктларны гына түгел, идарә карарларын да үзгәртергә мәҗбүр итә. Хәзерге дөньяда иске алымнар эшләми инде. Беренче тапкыр нәкъ менә Haier компаниясендә «RenDanHeYi» бизнес белән идарә итүнең квант моделен эшләделәр һәм практикада керттеләр. Ул хезмәткәрнең кыйммәтен аның тарафыннан тудырыла торган файдалану кыйммәте белән интеграцияләүдән гыйбарәт. Модельдә иң мөһиме – персоналны камилләштерү, аны кызыксынмаган башкаручылардан эшкуарларга һәм микропредприятиеләр җитәкчеләренә әверелдерү. Чжан Жуйминь чыгыш барышында кеше капиталының аерым әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә кешеләр продукт тудыралар һәм аны сатып алалар; продуктның конкрет бәясе юк, бәясе аны кулланучылар бирә. Ел саен меңләгән компания «RenDanHeYi» моделен өйрәнү һәм практикада куллану өчен Циндао шәһәрендәге Haier штаб-квартирасына йөри.

«Әйберләр интернеты чорында заманча компанияләр өчен төп кыйммәтләр – интернет нокталары кыйммәтләре. Предприятие челтәргә әйләнергә тиеш. Шул рәвешле генә без яңа кыйммәтләр булдыра алабыз. Haier – компания белән чагыштырганда күбрәк. Бу – эшкуарлар, новаторлар өчен платформа, кулланучыларны тоташтырып, мөһим челтәр», – дип билгеләп үтте корпорациягә нигез салучы.

Россиядә заманча җитештерү белән идарә итүнең яңа методларын уйлап табуның нәкъ менә Казанда узуы символик мәгънәгә ия. Haier Татарстанның иң эре Кытай партнеры булып тора. Чжан Жуйминь әфәнденең килүе илләр һәм регионнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа юнәлешен билгеләде: кичә, 28 августта, Яр Чаллыда кер юу машиналары җитештерү заводын һәм Haier индустриаль паркын ачу тантанасы булды. Киләчәктә ул Кытай корпорациясенең 12 заводын берләштерер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International