Татарстан нефть, газ, химия форумы

2 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Казанда «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан нефть, газ, химия форумы башланды. Анда Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 ерак һәм якын чит илдән 180 әйдәп баручы тармак компаниясе һәм предприятиесе катнаша.

Форум кысаларында «Нефть, газ. Нефтехимия» күргәзмәсе, «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография» халыкара күргәзмәсе, «Интерпластика Казан» 5-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе, шулай ук тармакны цифрлаштыру, нефть-газ чыгару һәм нефть сервисында инновацияләр, табигатьтән рациональ файдалану һ. б. актуаль темалар буенча 17 эшлекле чара узачак.

Күргәзмәләр эшендә Россия, Әзербайҗан, Беларусь, Германия, Канада, Корея, Чехия, Япониядән 180 компания катнаша, алар заманча материаллар, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җиһазлары һәм технологияләре, торбалар һәм торбаүткәргеч арматуралар, нефть һәм газ ташу өчен җиһазлар һәм технологияләр, сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм утильләштерү өчен җиһазлар һәм технологияләр, җитештерү процессы белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары, контроль-үлчәү җайланмалары, шартлаткыч электр җиһазлары һәм башкаларны тәкъдим итәләр.

«Быел без форумыбызны истәлекле датага – Россия Тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышлыйбыз. Хезмәт тарихы илебез сәнәгатенең үсеш тарихы, аның чимал һәм энергетика потенциалын ныгыту белән тыгыз бәйләнгән. Кадерле Татарстан нефть, газ, химия форумында катнашучылар! Нәтиҗәле эш һәм яңа уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыруны телим», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

«Әлеге форум кебек чаралар – предприятиеләрдә гамәлгә кертелергә мөмкин булган яңа технологияләр, инновацияләр турында фикер алышу торган мәйданчык. Төп бурыч үзгәрешсез кала – производствода куркынычсызлыкны тәэмин итү, аварияләрне һәм бәхетсезлек очракларын киметү. Соңгы унъеллыкта Россиядә аварияләр һәм имгәнүләр кимүдә уңай динамика күзәтелә», – дип ассызыклады Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Трембицкий.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин экспертлар белән түгәрәк өстәл кысаларында төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү турында сөйләштеләр.

«Татарстан сәнәгате – илебез горурлыгы. Эре сәнәгать предприятиеләре ярдәме белән республика бүген – икътисади яктан тотрыклы һәм чәчәк атучы территория. Безнең икътисад структурасында сәнәгать 40% тан артык тәшкил итә. Файдалы казылмалар чыгару, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше һәм металл эшкәртү, төзелеш һәм электр энергетикасы үсеш алган тармаклар. Халыкара компанияләр Татарстанны сайлыйлар, чөнки безнең төбәктә инвестицион проектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен иң яхшы шартлар тудырылган. Бай табигать ресурслары, заманча инфраструктура һәм дәүләт ярдәме механизмнары, ә иң мөһиме – профессионалларның тату командасының ярдәм итү – уртак уңыш нигезе!» – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

2018 елда Татарстанда 36,4 млн. тонна нефть чыгарылган, нефть эшкәртү секторында төяп җибәрелгән продукция күләме 616,5 млрд. сум тәшкил иткән, «ТАНЕКО» АҖ нефть эшкәртү тирәнлеге – 99%. Татарстан Россия этилен полимерларының 42,3%, Россия автомобильләренең 26,1%, Россия йөк автомобильләренең 33,5% ын җитештерә.

Синтетик каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча Россиядә алдынгы позицияләрнең берсе – «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ Татарстанда урнашкан.

Нефть-газ химиясе чаралары кысаларында форумның тармак күргәзмәләрендә тәкъдим ителгән иң яхшы экспонатлар, проектлар һәм техник чишелешләр өчен премияләр тапшырылды. Биш төп бүләкнең өчесен «Татнефть» ГАҖ алды.

Моннан тыш, берничә килешү имзаланды, алар арасында «Татэнерго» АҖ һәм «Энергобезопасность» фәнни-техник үзәге» федераль бюджет учреждениесе (Мәскәү) арасында Татарстан Республикасы энергетика объектларының сәнәгать иминлеген тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования