Татарстанда регионның цифрлы трансформацияләү стратегиясен эшлиләр

2019 елның 6 сентябре, җомга

Казанда «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта «DigITall» беренче форсайт-сессиясе узды, ул Татарстанның цифрлы трансформациясенең юл картасын формалаштыру буенча алдынгы идеяләрнең уртак генерациясе өчен хакимият органнарының, фәнни учреждениеләрнең һәм бизнесның 200ләп вәкилен берләштерде.

Чара кысаларында катнашучылар цифрлы икътисад үсеше драйверлары, алдынгы технологияләрнең нәтиҗәле интеграциясе һәм санлы инициативаларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

«Татарстанның цифрлы трансформация стратегиясе – безнең амбициоз карашыбыз, ул якындагы 5 елга төп эш юнәлешләрен билгели. Стратегиягә карашларны эшләргә кирәк, чөнки һәр гражданин үз тормышының сыйфатын күтәрү күзлегеннән әһәмиятле нәтиҗә алырга тиеш», – дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Үзенә биочип керткән беренче Россия кешесе – Biolink Tech холдингы генераль директоры Евгений Черешнев цифрлы трансформациянең роле дүрт төп принциптан гыйбарәт дип әйтте: процессларның тоталь үтә күренмәлелеге, даими A/B тестлаштыру, барлык процессларны автоматлаштыру, карарлар кабул итү чылбырыннан кешене максималь рәвештә төшереп калдыру.

Чара кысаларында биш секция буенча эш оештырылды: цифрлы технологияләр; цифрлы шәһәр; мәгарифтә цифрлы алымнар; санлы социаль мохит; карарларын эшләүдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының белгечләре катнашкан цифрлы дәүләт. Эш нәтиҗәләре буенча һәр төркем Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясе нигезенә ятарга мөмкин булган идеяләр белән презентация тәкъдим итте.

«Цифрлы технологияләр – төбәк үсешенең аерылгысыз элементы. Бүген без барлык дәрәҗәләрдә конструктив диалог урнаштырабыз. Теләгән киләчәкне уртак конструкцияләүгә мондый якын килү безнең гражданнар өчен уңайлы тормыш гаранты, эшкуарлар өчен үз эшеңне трансформацияләү, шулай ук безнең инвесторлар һәм партнерлар өчен перспектива булып тора», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International