Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше прогнозы

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2020-2024 елларга Татарстанның социаль-икътисадый үсеше прогнозы, шулай ук өч еллык чорга берләштерелгән бюджет проекты бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында тәкъдим ителде. Россия икътисадын үстерүнең сценар шартлары нигезендә, тармак министрлыкларының, муниципаль берәмлекләрнең һәм республиканың әйдәп баручы предприятиеләренең үсеш фаразларын исәпкә алып, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алынган.

«2019 ел йомгаклары буенча тулаем регион продукты күләме, үсеш темпы 101,3% булганда, 2 трлн 552,5 млрд.сумга җитәчәк. 2020-2024 елларда тулаем регион продуктының 102-103,3% диапазонда үсеше фаразлана. Үсеш, беренче чиратта, сәнәгатьнең эшкәртү тармакларында җитештерү күләмнәрен арттыру һәм эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру белән тәэмин ителәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Икътисад өчен мөһим булган инвестицион проектлар арасында «ТАНЕКО» АҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Татнефть-Нефтехим» ИК шина комплексы, «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ һәм башкалар. 2020-2024 елларда сәнәгать җитештерүе индексы 101,3-103,8% дәрәҗәсендә фаразлана, инвестицияләр үсеше темпы – 101,2-101,9%.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы объектлары санын – 100гә, ә МИЗ санын өчкә кадәр арттыру планлаштырыла. Быел Татарстан Икътисад министрлыгы сәнәгать-җитештерү тибындагы «АлмА» махсус икътисади зонасын төзүгә гариза әзерләде. 2025 елга аның төп резидентларына инвестицияләр күләме 67,9 млрд сумга җитәчәк, 1,4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак.

Фаразланган чорга төп бурыч – кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү. 2024 елда КУЭ әйләнеше 1,7 трлн сумга якын тәшкил итәчәк.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында торак һәм инфраструктура төзелеше күләмен арттыруны исәпкә алып, төзелеш комплексының үсеш темплары 100,2-103,5% тәшкил итәчәк.

Ваклап сату әйләнеше 101-102,5% дәрәҗәсендә үсәчәк. Электрон сәүдә зур өлешне алып торачак.

Республикада эшсезлек чагыштырмача түбән дәрәҗәдә булачак: фаразланган чорда эшсезләр саны 0,65%тан артмаячак. Фаразланган чор дәвамында хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенә нигезләнгән реаль хезмәт хакы үсеше көтелә.

«Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, илләр һәм регионнарның товар әйләнешен арттыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, гадәттәгечә, регион икътисадын ныгытуда төп факторлар булып тора. Узган елның 9 аенда чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча план 89,7%ка үтәлгән инде. Татарстанның АКШ, Төркия, Кытай, БГЭ, Германия, Чехия, Япония, Израиль инвесторлары белән яхшы мөнәсәбәтләре бар. Агымдагы елда гамәлгә кертелгән иң эре проектлар арасында – кер юу машиналары җитештерү заводы һәм Haier индустриаль паркы. Быел без карготерминал, махсус билгеләнештәге автомобильләр җитештерү, спорт инвентаре, ашлык эшкәртү заводларының төзелеш эшләрен башлыйбыз, бу яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде. 

Тулаем алганда, икътисад министры сүзләренә караганда, Татарстанның социаль-икътисади үсеш прогнозы Стратегия-2030ның база сценариена туры килә, аның буенча 2030 елда тулай регион продукты күләме 5 трлн сумнан артып китәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International