Казан-Мәскәү-AmCham: ышанычлы курс!

12 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Россия башкаласына килде.

Татарстан белән Берләшкән Милләтләр оешмасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшүләр БМО Бөтендөнья ассоциацияләре федерациясе Вице-президенты Алексей Борисов белән узды. БМО регионның үсеш курсын хуплый. Узган ел инвестицион үсеш агентлыгы секторларга инвестицияләрне стимуллаштыру эшендә ирешкән казанышлары һәм илләргә тотрыклы үсеш өлкәсендә максатка ирешергә ярдәм иткән өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасы премиясенә ия булды.

Америка сәүдә палатасында Россиядәге эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентацияләнде. Палата Американың иң эре корпорацияләре, Россия компанияләре, шулай ук Европа һәм Азия илләре компанияләре мәнфәгатьләрен тәкъдим итә. Чараның модераторы – AmCham Президенты Алексис Родзянко.

«Татарстан, беренче чиратта, безнең тышкы икътисади мөнәсәбәтләрдә прагматик якын килүне аерып тора. Без ике якка да файдалы элемтәләр урнаштырырга, барлык партнерларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз, һәм бу курсны күп еллар дәвамында системалы һәм эзлекле рәвештә уздырабыз», – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина эшлекле даирәләр вәкилләренә Татарстанда бизнес алып бару үзенчәлекләрен һәм икътисадны ачты.

«Кризис күренешләренә карамастан, без икътисадый үсешнең тотрыклы динамикасын саклап кала алдык. Тулаем регион продукты үсә. Нефть химиясе секторы үсеш алган. Татарстан бөтен ил полимерларының яртысын җитештерә, узган ел нәтиҗәләре буенча – Россия каучукының 33%. Регионда сәнәгать үсеш алган. Авыл хуҗалыгы буенча да алдынгы урыннарда торабыз. Импортны алыштыру буенча тенденцияләр күзәтелә», – дип Талия Миңнуллина үз чыгышында билгеләде.

Татарстан – Россия төбәкләре арасында инвестицион климат буенча рейтингта лидер.

«Без Татарстанны халыкара компанияләр өчен Россия базарына керү ноктасы буларак күрсәтәбез. Шул ук вакытта безгә урта һәм кече бизнес та кызыклы. Безнең тугандаш шәһәрләр булуы муниципалитетлар дәрәҗәсендә хезмәттәшлек алып барылуын күрсәтә. Америка бизнесы Татарстанда 3M, Ford, Ramada, IBM, PWC, Armstrong, IBM һәм башка компанияләр тарафыннан уңышлы тәкъдим ителгән. Бизнес-берләшмәне киңәйтү өчен эшләячәкбез. Моның өчен бездә барлык шартлар да тудырылган: үсеш алган инфраструктура – 85 индустриаль парк, моннан тыш, Татарстан – Россиянең Федераль салым өстенлекләре белән 7 зонасы булган бердәнбер төбәге», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Иннополисның беренче Россия шәһәре территориясендә ИТ-белгечләр өчен махсус икътисадый режим турында Американың Россиядәге сәүдә палатасы әгъзаларына «Иннополис» МИЗ белгече Вадим Галиев сөйләде. Эшмәкәр Алим Галимуллин республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә стартап-проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. «ЗМ Россия» компаниясенең Татарстан уңышы тарихын аның вәкиле Александр Черепанов ачты. Халыкара җитештерү корпорациясе электроника, энергетика, сәламәтлек саклау, куркынычсызлык, сәнәгать һәм куллану товарлары өлкәсендәге карарларны берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования