Талия Миңнуллина һәм Масумех Агапур ханым Татарстан һәм Иранның партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү турында

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасына Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясеннән Иран парламенты делегациясе һәм дус Ислам Республикасы эшкуарлары рәсми визит белән килде.

Татарстанның Бердәм презентация үзәгендә кунакларны регионның икътисадый потенциалы, чит ил компанияләре һәм партнерлары өчен инвестицион өстенлекләр белән таныштырдылар.

«Мин сезне Татарстан Республикасында сәламләвемә бик шат. Иран Ислам Республикасы белән Татарстан күптән стратегик партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырды. Озак еллар дәвамында бездә Иранның Генераль консуллыгы уңышлы эшли. Регионнар белән мөнәсәбәтләрне үстерергә тырышабыз. Шәхси компания «Казан-Тәһран» маршруты буенча туры рейслар гамәлгә ашыра. Моннан тыш, Казан һәм Тәбриз тугандаш шәһәрләр булып тора. Болар барысы да туризм, мәдәни һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга уңай нәтиҗә бирә. Алга таба йөк ташуларга да йогынты ясар дип ышанабыз: илләр һәм регионнар арасында товар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Унъеллыклар дәвамында уртак проектлар Татарстан һәм Иран территориясендә алып барыла. 2007 елда Тәбриз шәһәрендә «КАМАЗ» автомобильләре җитештерү буенча җыю заводы төзелде. Бүген Татарстанда фермер проектларын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла: Мамадыш районында Иранның эре холдинг компаниясе белән берлектә азык-төлек, яшелчә һәм җиләк-җимеш продуктларын күпләп сату үзәген булдыру өчен җир участоклары билгеләнгән.

Ике якның да сүзләренә караганда, нәтиҗәле хезмәттәшлек регионнарның охшаш мәдәни һәм дини үзенчәлекләренә нигезләнгән. Талия Миңнуллина искә төшергәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Ел саен Татарстан башкаласында «Россия-Ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Узган елда анда дөньяның 72 иленнән, Россиянең 38 регионыннан 5 мең кеше катнашкан. Талия Илгиз кызы 2020 елда саммит июнь аенда Рамазан аенда узачак дип хәбәр итте һәм Иранның хакимият һәм эшлекле даирәләре вәкилләрен катнашырга чакырды.

«Саммит безгә үсеш нокталарын бирә. Әйтик, узган ел банк өлкәсендә үзара бәйләнеш нокталары табылган.  Безнең өчен Иран бизнесменнары белән эшләү бик мөһим, шуңа күрә саммитта сезнең эшмәкәрләрнең киң даирәсе тәкъдим ителүен телибез. «Russia Halal Expo» күргәзмәсе – бер мәйданда бөтен дөньяга үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Узган елда күргәзмә территориясе 5 мең кв. м тәшкил итте, киләсе елда Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча без аны 2 тапкырга зурайтабыз», – дип белдерде ул.

ТР ИҮА башлыгы сүзләренә караганда, регион дустанә мөнәсәбәттә, һәр кертелә торган санкцияләргә карата эшкуарлар өчен теләсә нинди сәяси чикләүләрнең отышлы булмавын аңлый.  «Без үз эшебезне башкарабыз, безнең өчен иң мөһиме – бизнесменнарга уңайлы булсын», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

«Аллаһы Тәгаләгә, барыннан да элек, инвестицион үсеш агентлыгына чакырганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мин – Иран парламентының Икътисад комитеты һәм хатын-кызлар мәсьәләләре комитеты әгъзасы. Хатын-кыз депутатлар белән очрашу өчен сезне Иран парламентына чакырам. Безнең регионнарның хезмәттәшлек өчен потенциалы зур, бигрәк тә сәнәгать өлкәсендә, аерым алганда, азык – төлек һәм текстиль өлкәсендә», – диде Масумех Агапур ханым.

 Кунак – Ислам Республикасында хатын-кызлар лидерлыгының үсеш мисалы: парламентның түбән палатасында 40 ел эчендә беренче тапкыр хатын-кыз постын алган. Бүгенге көнгә план билгеләнгән, аның нигезендә хатын-кызлар парламент составының кимендә 30 процентын биләп торырга тиеш.

Эшлекле регионара диалогны оештыруда Иран бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашты, аерым алганда, Татарстанда форельне үрчетү тәкъдиме белән. Проектны тормышка ашыру перспективаларын бергәләп карау белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары шөгыльләнәчәк.

«Сезнең йөздә Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Экологик яктан биредә бик уңайлы, бик чиста, миңа сезнең республикага килү рәхәт булды. Сез булдырдыгыз. Сезнең белән, сезнең территориягездә эшләр алып бару күңелле», – дип рәхмәт белдерде Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе экология идарәсе җитәкчесе Хәмид Гасеми әфәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International