Татарстанның иң эре инвесторы Россиядә биш еллык юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Агач эшкәртү тармагын әйдәп баручы дөнья җитештерүчесе – Төркиянең Kastamonu компаниясе Россиядә биш еллык юбилеен билгеләп үтә. Татарстанда урнашкан предприятие регионга 771,8 млн. доллар керткән, бу аны республиканың эре инвесторы итеп ясый һәм «Алабуга» МИЗ резидентлары арасында икенче урында тора.

2014 елда Алабугада МДФ, ХДФ плитәләре һәм ламинирланган идән капламнары чыгару буенча Kastamonu заводы ачылды. Биш ел эчендә предприятиенең җитештерү куәтләренә елына 1,05 млн. м3 МДФ плитәсе һәм 35 млн. м2 ламинат җиткән. Компания ламинат сегментында идән каплаулары Россия базарының лидеры булып тора, аның күләменең 20% ын били. Завод ачылу нәтиҗәсендә турыдан-туры производствода 930 урын, шулай ук чиктәш өлкәләрдә – урман әзерләү, транспорт, мебель өлкәләрендә 2500 урын булдырылган.

«Татарстан заводында җитештерелгән Kastamonu компаниясе продукциясе эчке һәм тышкы базарларда да бик кирәкле: продукциянең 60% ы Россиядә сатыла, калган 40% ы Азия һәм Европаның 20 дән артык иленә экспортка җибәрелә, бу аның югары Европа стандартларына туры килүен күрсәтә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

«Төркия бизнесы Татарстан Республикасы икътисады өчен стратегик яктан мөһим. Россиядә Kastamonu генераль директоры Али Кылыч регионның инвестицион сөйкемлелеген арттыруда һәм безнең республика территориясендә Төркия бизнесын киңәйтүдә мөһим роль уйный: аның ярдәмендә төрек инвесторлары, уңышлы мисалга ияреп, Татарстанда җитештерүне инвестициялиләр һәм урнаштыралар.

Компаниянең принциплары безнең принципларга җавап бирә. Без партнерларны сайлауга бик җентекләп карыйбыз, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә нигезләнәбез, ә KASTAMONU җитештергән продукция сыйфат һәм экология өлкәсендә Европа Берлегенең төп таләпләренә һәм стандартларына туры килә.

Компаниянең реинвестацияләү турындагы карары һәм Татарстанда беренче завод ачылганнан соң ук KASTAMONUның Россия һәм якын чит ил базарларына чыгуы башлануы якларның үзара кызыксынуын раслый һәм Татарстанның Россиядә бизнес алып бару һәм масштаблау өчен иң яхшы урын булуын күрсәтә.

KASTAMONU җитәкчелеген һәм барлык хезмәткәрләрне Татарстанда заводның уңышлы эшләвенә 5 ел тулу белән котлыйбыз. Барысына да керткән өлеш өчен рәхмәт! Киләчәктә дә уртак эшебез тагын да зур нәтиҗәләргә китерер, дип ышанам!» – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

Компания, планлы рәвештә җитештерү куәтләрен арттырудан тыш, соңгы биш елда җитештерелә торган продукциянең ассортиментын шактый киңәйтте. Мәсәлән, 2014 елда ламинирланган идән япмалары декорлары саны 2019 елда 200 гә кадәр, ә 2015 елда эшләтеп җибәрелгән Evogloss МДФ-панельләренең декорлары саны 34 тән 73 кә кадәр арткан. Моннан тыш, яңа МДФ-Acrylic панельләренең коллекциясе барлыкка килде, хәзерге вакытта ул 14 декор белән тәкъдим ителә.

«Бүгенге көндә без МДФ плитәләре чыгару буенча Европада иң эре җитештерү мәйданчыгы булып торабыз. Без үзебезнең производствоның алга таба үсеше, агач эшкәртү, экология, хезмәт коллективының профессиональ үсеше өлкәсендә иң алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү һәм тормышка ашыруда үз киләчәгебезне күрәбез. «Алабуга» МИЗда инвестицияләр дәвам итәчәк», – дип белдерде Россиядә Kastamonu генераль директоры Али Кылыч.

KASTAMONU компаниясе 1969 елда HAYAT холдингы составында оештырылган, 7 илдә 19 завод бар, Европада агач эшкәртү тармагының иң эре компанияләре ТОП-5кә керә. Kastamonu FSC һәм Россия WWF белән актив хезмәттәшлек итә, дөньяның алдынгы экологик оешмалары эгидасы астында проектларны хуплый һәм башлап җибәрә. Моның өчен компания берничә тапкыр Бөтендөнья кыргый табигать фондыннан бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары алды, ә 2016 һәм 2017 елларда урман Попечительләр советы инициативасы белән оештырылган «ГудВуд» экологик рейтингында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International