«Минем Бизнес: эш буенча очрашулар»

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан эшкуарларының нинди кыенлыклар белән яшәве, нинди хәл итү юллары булуы турында 29 ноябрьдә Казанның «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопаркында «Минем Бизнес: эш буенча очрашулар» эшлекле сессиясендә фикер алышачаклар.

Чара Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТАСС мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Экспертлар булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Икътисад министрлыгы, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы, Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре, шулай ук республиканың әйдәп баручы эшкуарлары чыгыш ясаячак.

«Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, шулай ук инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итүче инфраструктура үсеше – Татарстанның икътисадны ныгытуга юлы. Республика Хөкүмәте бизнес алып бару өчен уңайлы климат булдыруга зур ярдәм күрсәтә, һәм безнең уртак уңышыбыз аның ни дәрәҗәдә максималь файдалануыннан тора. Төбәктә Электрон сәүдә актив үсеш ала. Моның өчен без бу базарның иң эре уенчыларын җәлеп иттек: Яшел Үзән районында Wildberries һәм Ozon компанияләренең бүлү үзәкләрен төзүгә старт бирелде», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

Чара кунаклары кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт программаларының төп инструментлары белән таныша, «минем бизнес» кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең бердәм милли санлы системасы турында тулырак белә һәм уңышлы бизнесменнарның уңыш серләрен ача ала.

Бизнес-сессиядә катнашучылар шулай ук дәүләт органнары вәкилләре белән шәхсән очраша, кызыксындырган сораулар бирә һәм регионда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләре буенча консультация ала алалар.

Катнашу бушлай. Теркәлү түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://moybiz.timepad.ru/event/1125046/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International