БМО Штаб-квартирасында Талия Миңнуллина тотрыклы үсеш өлкәсендә Татарстан Республикасының казанышларын тәкъдим итте

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының делегациясе тотрыклы үсеш өлкәсендә максатларга ирешү буенча нәтиҗәле эш алып бару өчен Женевага (Швейцария) эш визиты белән килде, анда БМО Штаб-квартирасында берничә эшлекле очрашу һәм чаралар узды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы социаль-икътисади файда китерә һәм илләргә тотрыклы үсеш өлкәсендә максатларга ирешергә ярдәм итә торган секторларга инвестицияләрне стимуллаштыру буенча зур эш алып бара. 2018 елда ТР ИҮА бу өлкәдәге күренекле казанышлары өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасы премиясенә лаек булды. Россиядә Татарстанның гына мондый бүләге бар.

Программа кысаларында Талия Миңнуллина беренче чиратта Женевада БМО бүлеге Генераль директоры Татьяна Валовая белән очрашты. БМОга ярдәм итү буенча Россия ассоциациясе ягыннан чараларда БМО РАС Рәисенең беренче урынбасары, БМО ассоциацияләре Бөтендөнья федерациясе Вице-президенты Алексей Борисов катнашты.

Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте Татьяна Валовая. 2015 елда ул Татарстан территориясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының өч объектыннан берсе булган борынгы Болгар шәһәрендә булды. Сөйләшүләр барышында илләрнең балансланган үсеш ихтыяҗларын чагылдырырлык «Яшел ВВП»га күчү нәтиҗәлелеге тикшерелде.

БМОның әйләнә-тирә мохит буенча программасының Европа бүлеге директоры Бруно Поцци белән очрашуда Талия Миңнуллина Россиянең бай ресурсларга ия булуын, әмма һәр регион кирәкле экологик атмосфераны саклауга тиешле игътибар бирмәвен билгеләп үтте. Үсеш алган нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, мәсәлән, берничә экологик мәсьәләне хәл итүгә китерә. Бруно Поцци экология һәм икътисад арасындагы мөһим бәйләнешне хуплады. Әйтик, циркуляр икътисад ресурсларны саклый, «яшел» технологияләргә инвестицияләр инновацияләр үстерә һәм безне алга этәрә.

Көн тәртибендә «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсеш максатлары» дигән докладны презентацияләү булды. Дәүләтләр икътисади үсешне арттыру һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм эшкә урнаштыру, шулай ук климат үзгәрү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге күп кенә мәсьәләләрне хәл итү буенча параллель рәвештә чаралар күрергә тиеш, дип таный.

Татарстан Республикасының тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышларын Талия Миңнуллина тәкъдим итте. Чарада Әрмәнстан, Беларусь Республикасы, Португалия, Венесуэла, Мисыр, Пакистан һ. б. дәүләтләрнең даими миссияләре вәкилләре дә катнашты.

«Татарстанда 170тән артык милләт вәкилләре тату һәм уңайлыкта яши. 

Регионның үсеш юнәлешләрен Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе билгели.  Төбәктә эшсезлек дәрәҗәсе нибары 3,3% тәшкил итә.

Халык сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен Татарстанда 11 меңнән артык спорт объекты эшли. Казан хаклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы дип санала, анда ел саен спорт өлкәсендә дөньякүләм чаралар үткәрелә. 

Татарстан – сәнәгать регионы. Уңай экологик хәлне саклап калу өчен Татнефть, Казаноргсинтез, Түбән Кама кебек эре предприятиеләр экологик җаваплылык программаларына керә. Моннан тыш, эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә тотрыклы үсеш өлкәсендә максатлар куйган партнерларга өстенлек бирелә.

Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча республика гадәттәгечә Россия лидер-төбәкләре арасына керә. Инвестиция климаты буенча илкүләм рейтингта һәм Россия институтларының инновацион эшчәнлеге рейтингында Татарстан шулай ук беренче урынны били. Бездә Федераль салым ташламалары булган җиде территория бар. 164 ил – безнең сәүдә партнерлары. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше 19,26 млрд доллар тәшкил итте», – дип билгеләде Талия Миңнуллина.

Татарстанда mice-халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итүче, дөнья эксперт бергәлеген киңәйтә һәм икътисадны ныгыта торган индустрия актив үсә. Талия Илгизовна БМО вәкилләрен TCI Network кластерлы үсеш һәм инновацияләр буенча халыкара ассоциациясенең дөнья конференциясе мәйданчыгында яңа глобаль чакырулар буенча фикер алышырга чакырды. Конференция 2020 елның 14-16 октябрендә Казанда узачак. Әлегәчә Россия һәм БДБ территориясендә бу чара үткәрелмәде. Татарстан Россиянең беренче субъектларыннан берсе буларак, икътисади үсешкә, конкуренциягә сәләтлелекне арттыруга, илнең инновацион үсешен стимуллаштыруга ярдәм итүче төбәкләрнең кластерлы үсеше идеясен хуплады.

Татарстанның тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары презентациясендә күп кенә сораулар-тәкъдимнәр яңгырады, шул исәптән бәяләү һәм Татарстан тәҗрибәсен тапшыру мөмкинлекләре турында да. Талия Миңнуллина тәкъдим иткән доклад БМО Генераль Ассамблеясы органы – БМОның сәүдә һәм үсеш конференциясе тарафыннан анализланачак һәм оешма Президентына тапшырылачак. Инвестицияләр һәм эшкуарлык бүлеге директоры Джеймс Жан УКСИҮТ тарафыннан бирелә торган шартларны, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм «Камаз» автогигантының уңышларын аерым билгеләп үтте. Татарстан ЮНКТАД белән тыгыз хезмәттәшлек итә, аерым алганда регион инвестицияләрне җәлеп итү дипломатларын укыту буенча оешманың яңа эшләнмәләрен куллана. БМО Европа икътисади комиссиясе секретаре Ольга Алгаерова белән очрашуда хезмәттәшлекне киңәйтү өчен Талия Миңнуллина БМО чарасын Татарстанда уздырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International