Талия Миңнуллина Ленинград өлкәсенең эшлекле даирәләре белән Татарстанда проектны тормышка ашыруның юл картасын тикшерде

2019 елның 13 декабре, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Ленинград өлкәсенә эш визиты белән килде.

Ул ЭВОБИОС биотехнологик компаниясе территориясендә органик калдыкларны комплекслы эшкәртүнең уникаль эшләнмәләре белән танышты. Проект Татарстан Республикасы Инвестицион советы тарафыннан хупланды һәм тормышка ашыруның 3 этабын күздә тота:

1 этап – Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә 1-3 биогаз комплексын урнаштыруның пилот проекты;

2 этап – калдыкларны утильләштерү проблемаларын хәл итүгә максималь мохтаҗ булган башка предприятиеләргә 10-20 биокомплекс урнаштыру;

3 этап – Татарстан Республикасында биогаз җиһазларын һәм органик ашламаларны эчке һәм тышкы базарга җитештерү һәм китереп тору өчен фәнни-җитештерү кластеры булдыру.

«Татарстан Россиянең сәнәгый яктан алга киткән регионы булып тора, шуңа бәйле рәвештә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Ресурсларның нәтиҗәлелеге сәясәте Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясендә чагылыш тапкан. Беренчел ресурслар чыгымнарын минимальләштерү, икенчел һәм яңартыла торган ресурслардан максималь файдалану, шулай ук бу процесска халыкның барлык катламнарын актив җәлеп итү бик мөһим», – дип Талия Илгиз кызы уртаклашты.

Агымдагы типтагы ЭВОБИОС биореакторлар калдыкларның барлык кирәкле күләмен бары тик бер тәүлек эчендә генә эшкәртәләр. Чыгышта биогаз – альтернатив, экологик чиста энергия чыганагы һәм органик ашлама барлыкка килә – экологик игенчелекнең аерылгысыз өлеше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International