Татарстанның иң яхшы үсеш тәҗрибәсе «Смартека» «акыллы» карарлар каталогына керде

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Россиянең стратегик инициативалар агентлыгы тест режимында «Смартека» тотрыклы үсеш практикалары белән уртаклашу платформасын башлап җибәрде. Проект халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм бер платформада Россиянең башка субъектларына таратылырга мөмкин булган лидер-регионнардан нәтиҗәле идарә итү, социаль һәм икътисадый практикаларны туплый.

«Хәзерге дөньяда конкурентлы өстенлекләрне үстерү, иң яхшыларга тигезләнү һәм алга бару бик мөһим. Бүген цифрлаштыру эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә кагылып үтте һәм «Смартека»ның уртак формалашуы, һичшиксез, илебезнең чәчәк атуына ярдәм итәчәк. Татарстан һәрвакыт регионнар һәм үз партнерлары өчен ачык», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Татарстан Республикасы «Смартека»да «Тормыш дәрәҗәсе һәм демография», «Нәтиҗәле идарә», «Үсеш һәм экспорт», «Мәгариф», «Авыл территорияләрен үстерү», «Сәламәтлек һәм яшәү рәвеше», «Торак һәм шәһәр мохите» категорияләрендә тугыз практика тәкъдим итте. Проектлар кече һәм урта бизнес компанияләре өчен дәүләт ярдәме чараларының үтемлелеген арттыруга, авыл фермаларының һәм хуҗалыкларның үз продукциясен сату буенча яңа онлайн-каналлар булдыруга һ. б. юнәлдерелгән.

Татарстанда эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә һәм бизнесны киң колачлау өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән практикалар блогына өч проект керде.

Исегезгә төшерәбез, «Смартека» Акыллы карарлар китапханәсе»н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча беренче стратегик сессия 2019 елның августында нәкъ менә Татарстанда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International