Владимир Путин яңа инвестицион циклны башлап, икътисад үсеше темпларын арттырырга тәкъдим итә

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте, аның барышында агымдагы елда ил үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде һәм тиешле бурычлар куйды. Президент халыкның реаль керемнәре кимүне мөһим проблема дип атады һәм җәмгыятьтә үзгәрешләргә ихтыяҗ төгәл формалашуын әйтте.

«Хәзер, тотрыклы макроикътисади нигезгә таянып, гражданнарның реаль керемнәрен сизелерлек арттыру өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу – хөкүмәт һәм Үзәк Банкның мөһим бурычы. Аны хәл итү өчен милли икътисадтагы структур үзгәрешләр, аның нәтиҗәлелеген арттыру кирәк. 2021 елда Россия тулаем эчке продуктының үсеш темплары дөньяныкыннан югарырак булырга тиеш. Мондый динамиканы үстерү өчен яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрергә, эш урыннарын булдыруга һәм яңартуга, инфраструктурага, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү өлкәсенә кертемнәрне җитди арттырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Президент.

Владимир Владимирович сүзләренә караганда, быелдан башлап ел саен инвестицияләр үсеше 5% тан да ким булмаска тиеш, аларның ил тулаем эчке продуктындагы өлешен агымдагы 21% тан 2024 елда 25% ка кадәр арттырырга кирәк.

Мондый үсешкә ирешү мөмкинлекләрен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бәяләде.

«Глобаль һәм эчке ситуацияне исәпкә алып, Россия субъектларына инвестицияләр буенча 5% ка үсеш җиңел булмаячак», – дип Талия Илгиз кызы саный.

Дәүләт башлыгы инвестицияләрне стимуллаштырырга кече, урта һәм эре бизнес өчен тотрыклы отышлы салым шартлары, контракт-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы һ. б. тәкъдим итә.

Шулай ук Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында югары технологияле экспортка ярдәм итү һәм ил эчендә инновацияләргә ихтыяҗны арттыру кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International