Татарстан глобаль инвестицион трендларга карамастан бара

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

20 гыйнварда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2019 елда эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында йомгаклау утырышы булачак.

Утырыш республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узачак. Төп доклад белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясаячак. Шулай ук җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия һәм чит ил экспертлары-башкарма директор, НААИР идарә рәисе урынбасары Рафаэль Хөсәеншин, икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы эксперты Андрей Гольдштейн чыгыш ясаячак; Invest in Sharjah (БГЭ) инвестицион үсеш агентлыгы генераль директоры, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка регионнары буенча директор, WAIPA инвестицион агентлыклар Бөтендөнья Ассоциациясе комитеты әгъзасы Мөхәммәд Альмушаррах - һәм инвесторлар була.

Татарстан инвестицион климат торышы буенча алдынгы позицияләрне саклап калуны дәвам итә һәм халыкара компанияләр өчен Россия базарына керүнең иң яхшы ноктасы булып кала бирә. Төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Татарстан ышанычлы рәвештә илдә 5 нче урында тора.

«2019 елда Агентлык тарафыннан дәүләт йөкләмәсе үтәлгән, ә «турыдан – туры чит ил инвестицияләре» һәм «ТОСЭР резидентлары» күрсәткечләре буенча арттырып үтәлгән.

Бәяләүләр буенча төп капиталга инвестицияләр 640 млрд. сумнан артык тәшкил итте.

Бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга кертелгән инвестицияләрнең төп өлеше эшкәртү сәнәгатен, авыл һәм урман хуҗалыгын, файдалы казылмалар табу, нефть химиясе продуктларын җитештерү, төзелеш, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсендә эшчәнлек, һөнәри һәм фәнни эшчәнлеккә юнәлдерелгән.

10 район 2018 елга карата хосусый капитал салуларның үсешен күрсәтте, шул исәптән Яр Чаллы, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Саба, Лаеш, Биектау, Актаныш, Питрәч һәм Тукай районнары.

Турыдан-туры чит ил инвестицияләре күләме, аларны киметү буенча глобаль трендларга карамастан, 2019 елның 9 аенда гына да 1,6 млрд долларга җитте, бу безгә соңгы 5 елда беренче тапкыр туры чит ил инвестицияләре буенча Россиянең иң яхшы 10 төбәге арасына керергә мөмкинлек бирде.

Инвестицияләрне җәлеп итү һәм уңай инвестицион климат булдыру эше кысаларында Агентлык республиканың муниципаль районнары белән актив хезмәттәшлек итә, барыннан да элек, инвестицион мәйданчыкларны үстерү, резидентларны җәлеп итү һәм Татарстан муниципаль районнарының потенциалын алга таба мавыктыру өлешендә.

2019 елда чит ил инвестицияләре 28 илдән республиканың алты шәһәренә һәм биш районына, шул исәптән Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Лаеш, Теләче, Югары Ослан, Кукмара һәм Мамадыш районнарына кергән.

Интеграль инвестицион рейтингта Түбән Кама районы 1нче урынны алды, икенче урында – Югары Ослан, аннары Лаеш, Алабуга һәм Әлмәт районнары. Рейтинг җәлеп ителгән инвестицияләр дә, массакүләм мәгълүмат чараларында басылган язмалар да исәпкә алына.

Узган ел Татарстанда 1 меңнән артык яңа компания үз эшен башлап җибәрде. Ел нәтиҗәләре буенча тенденция саклана, аның нигезендә республикада өч көнгә бер тапкыр чит ил капиталы катнашында компания барлыкка килә.

69 яңа резидент федераль салым ташламалары белән (2 МИЗ һәм 5 УКСИҮТ) мәйданчыкларда барлыкка килде, шул исәптән фасад панельләре, шинопроводлар, 3D коймалар, ток белән эшләгәндә саклану чаралары, пенополиэтиленнан җылылык изоляцияләү әйберләре һ.б. җитештерү буенча компанияләр бизнес-планнарга экспертиза һәм финанс модельләрен эшләп бетерү өлешендә 105 проект буенча эш башкарды.

2019 елда без югары дәрәҗәдәге 189 делегация кабул иттек; агентлык офисында 2115 кешегә инвестицион Татарстанны тәкъдир иттек; 75 иң эре дөнья конференциясендә инвестицион потенциалны тәкъдим иттек; 11 телдә даими рәвештә яңартыла торган инвестицион порталда Татарстанны актив алга тава мавыктырдык.

Татарстанга инвестицияләр турында 1000нән артык искә алу безнең эшебез нәтиҗәсендә Россия, Төркия, Катар, Германия, Бәһрәйн, Кытай, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм башка илләрнең дөньякүләм эшлекле басмаларында бар. Шулай итеп, чит ил инвестицияләре 4 тапкырга арткан.

2020 елга бурычлар арасында – инвесторлар белән эшне максималь цифрлаштыру», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Инвестицион үсеш агентлыгы Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлыкның институцион хокукый мохитен үстерүгә зур өлеш кертте.

Алга таба 2019 ел республика өчен инвестиция эшчәнлегенә карата бүләккә лаек булды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ел саен үткәрелә торган инвестицион форум кысаларында Агентлык AIM Investment Award премиясенә лаек булды. Талия Миңнуллина Татарстан үсешенә һәм безнең регион икътисадын ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен халыкара бүләк – «Дөнья Розасы» Алтын медален алды. Германиядәге күчемсез милек һәм инвестицияләр буенча халыкара конгресста The New York Journal & The American Reporter фикеренчә, ике яклы дәүләтара мөнәсәбәтләр үсешенә аерым өлеш керткән күренекле дәүләт эшлеклеләрен бүләкләү кысаларында Талия Миңнуллина инвестицияләр өлкәсендә күренекле казанышлары өчен Berlin Capital Club Award бүләгенә лаек булды.

Татарстан тотрыклы үсеш өлкәсендә дә тигезләнергә тиешле төбәк дип танылды.  2019 елның ноябрендә Женевада БМО Штаб-квартирасында Талия Миңнуллина Агентлык тарафыннан әзерләнгән «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсеше максатлары» докладының презентациясен һәм тотрыклы үсешнең 17 максаты буенча Татарстан Республикасының казанышларын, Татарстан тәҗрибәсен бәяләү һәм тапшыру мөмкинлекләре турында фикер алышуны тәкъдим итте.

2019 елда инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан республиканың уңай инвестицион климатын камилләштерү буенча масштаблы эш башкарылды. Татарстан территориясендә агентлык тарафыннан 22 чара үткәрелде, алар арасында гадәттәгечә «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» Халыкара икътисади саммиты булды: анда дөньяның 72 иленнән, Россиянең 38 төбәгеннән 5000 кеше катнашты. Бу – ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, хәләл яшәү рәвешен ачу, ИХО илләре белән товар әйләнешен арттыру һәм Татарстанда ислам финансларын үстерү өчен уникаль мәйданчык. 2019 елда саммитта хезмәттәшлек турында 42 килешү имзаланды; саммит нәтиҗәләре буенча Иран банкының Татарстандагы филиалын ачу булды; Ак барс банк каршында яңа пай инвестиция базар финанс инструментлары фондына нигез салынды; Татарстанның хәләл санаторийларын сертификацияләү эшли башлады, бу исә туристлар санын арттыруга китерәчәк дип көтелә; быел физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне виртуаль шлемнар белән тәэмин итү буенча виртуаль мәчет проекты тормышка ашырылачак.

Россия Президенты Владимир Путин инвестицион эшчәнлекне гамәлгә ашыру буенча амбициоз бурычлар куйды: инвестицияләр үсеше инде быелдан 5% тан да ким түгел, шулай ук тулаем эчке продуктта инвестицияләр өлешен 2024 елга 25% ка кадәр арттыру. Яңа елда – яңа инвестицион үрләргә, традицияләрне саклап калып, лидер булырга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International