Татарстанда кан плазмасын фракцияләү буенча завод төзергә планлаштыралар

2020 елның 14 августы, җомга

Alishech Ltd халыкара компаниясе Татарстанда кан плазмасын фракцияләү буенча завод төзергә планлаштыра, 2024 елга аның җитештерү куәте елына 500 тоннага җитәчәк.

«Яңа предприятие кан плазмасын фракцияләү күләмен шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектны тормышка ашыру барышында 25тән артык дефицит препараты җитештерү планлаштырыла. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 9 млрд. сум тәшкил итә, яңа эш урыннары саны – 300 гә якын», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Alishech Ltd медицина һәм фармакология өлкәсендә хезмәттәшлек турында Татарстан Хөкүмәте белән беренче сөйләшүләр 2019 елның сентябрендә үткәрелде. Агымдагы ел башында яклар фармпрепаратлар җитештерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Завод төзелеше Татарстанда мондый препаратларны җитештерергә мөмкинлек бирәчәк:

  • Альбумин – тире травмалары нәтиҗәләрен бетерү, эчке органнар авыруларын дәвалау буенча операцияләрдә куллану өчен билгеләнгән;
  • Иммуноглобулин – кешенең иммун системасына ярдәм итү өчен;
  • VIII һәм IX факторлар – канның ачыклыгын ярдәм итүче препаратлар.

Моннан тыш, заводта гадәттән тыш хәлләр вакытында бик күп санда кирәк булган «коры плазма» производствосын гамәлгә ашырырга ниятлиләр.

Төзелеш мәйданчыгы сыйфатында Иннополис шәһәрендә 5 га җир участогы карала. Заводны файдалануга тапшыру 2023 елда көтелә.

Проектның финанс-икътисади моделе һәм бизнес-планы Татарстан Республикасының Инвестицион советы утырышында каралачак, ул 19 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International