ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 2 мартында “Кызыклы фән һәм техника йорты”нда Boeing  компаниясе һәм “Яшьләр казанышлары” (Junior Achievement Russia) Регионара оешмасы белән бергә Татарстанның инвестицион үсеш агетнлыгы чакыруы буенча Казанның ике мәйданында авиация темасына тематик лекцияләр оештыра.

27-28 февральдә «Сочи-2017» Россия инвестицион форумы узды. Сочига рәсми Татарстан делегациясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Гадәттәгечә иң мөһим Россия эшлекле мәйданында Президентны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатты. Быел форумның төп темасы – «Үсеш өчен яңа проектлар».

23 февральдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге Чанша шәһәрендә эшлекле визит белән булды. Делегация составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International