ТР ИҮА - контактлардан контрактларга!

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Эшлекле визит белән Инвестицион үсеш агентлыгына Мисырдан «GV Investments» делегациясе килде.

Мәхмүт Сабир Абделхәмид Элгарф - «Tarboul» Сәнәгать зонасының баш стратегик директоры һәм Әхмәт Эззат Хәсән Абделгани - бизнесны үстерү буенча баш белгеч, «GV Investments» идарәсе әгъзасы ИҮАның бердәм презентация үзәгендә булдылар һәм Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очраштылар.

Республиканың инвестицион потенциалына сокланып, делегация кире кайтты һәм ТР ИҮА белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Ул үз эченә ала:

- проектларны гамәлгә ашырганда, аерым алганда, индустриаль парклар һәм аеруча Тарбоул индустриаль шәһәре буенча мәгълүмати хезмәттәшлек;

- проектларны гамәлгә ашыру өчен инфраструктура булдыру һәм үстерү;

- мәгълүмати-аналитик тәэмин итү системаларын үстерү, проектларны гамәлгә ашыруның иң нәтиҗәле формаларын билгеләү;

- проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча практик семинарларда һәм конференцияләрдә катнашу;

- инвестицион җәлеп итүчәнлекне һәм экспорт потенциалын арттыру, шулай ук эчке һәм тышкы базарларда перспективалы инвестицион һәм экспорт проектларын алга сөрү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү;

- проектлар үсешенә ярдәм итә алган халыкара, федераль, региональ программалар турында мәгълүмат алмашу, әлеге программаларны гамәлгә ашыру өчен ресурсларны уртак куллану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International