Польша төзелеш компанияләре Татарстанда партнерларны эзли

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Польша эшмәкәрләре Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанда үзенең җитештерүен ачу, партнерларны эзләү һәм республикада Польша продукциясен сату турында белдерделәр.

Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, ТР Сәүдәәнагәть пулаты рәисе урынбасары Артур Николаев, Польша компанияләре һәм Польша Республикасының Сәүдәәнагәть пулаты вәкилләре катнаштылар.

Тугыз Польша компанияләре вәкилләре составында булган делегация  республикага эш визиты белән килде. Польша компанияләре вәкилләре 16 сентябреннән 20 сентябренә кадәр үткән эш визиты кысаларында Татарстан эшкуарлары белән очраштылар, төзелеш компанияләрен карадылар һәм министрлыкларда булдылар.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда кунакларга Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы – “СМАРТ Сити Казан”ны презентацияләделәр.

Очрашу кысаларында кунаклар Россия һәм Татарстан территориясендә җитештерүне ачу нияте турында белдерделәр. Шулай ук, алар “СМАРТ Сити Казан” проектында катнашырга мөмкинлеген билгеләделәр. Польша компанияләре үзенең эшчәнлеген дә презентацияләделәр һәм аларның төзелеш, төзелеш материалларын җитештершү өлкәсендә эшләгәнен ассызыкладылар.

Очрашу барышында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин кунакларны Казанда 2-3 октябрьдә үтәчәк Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитына чакырды. Саммитта киләчәк инвесторлар, бизнес, халыкара оешмалар, Россия һәм чит ил финанс оешмалары вәкилләре катнашачаклар.

Очрашу нәтиҗәсендә яклар алдагы хезмәттәшлек һәм бердәм эшчәнлек турында килештеләр.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International