Инвесторлар белән элемтәне оештырабыз

2023 елның 15 декабре, җомга

Дәүләт хезмәткәрләре 14 һәм 15 декабрьдә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында республикада инвесторлар өчен оештырыла торган кире элемтә системасы буенча укулар узды. Белем бирү программасы система операторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан Татарстан Республикасында «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы базасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвесторлары белән элемтәне оештыру өчен җаваплы кеше катнашында оештырылды.

Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева башкарма һәм муниципаль хакимият органнарындагы хезмәттәшләренә Мәскәү өлкәсендә кире элемтә булдыруда иң яхшы практика һәм региональ инвестиция стандарты таләпләренә туры китереп Татарстан Республикасында инвесторлар өчен кире элемтә булдыру кирәклеге турында сөйләде.

Коллегалар инвесторлар мөрәҗәгать итә ала торган сорау категорияләре модераторларының эшен оештыру буенча фикер алыштылар, инвесторлар өчен төзелә торган блокта ведомствоара хезмәттәшлек темасын тикшерделәр.

Белешмә: хәзерге вакытта «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнар мөрәҗәгать итә ала торган 102 категория бар, инвесторлар өчен рубрикаторны 6 категориядән артык белән тулыландыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International