2023 елда төзелеш өлкәсендә зур инвестиция проектлары

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясендә министр Марат Айзатуллин инвестицион инфраструктураның зур төзелгән һәм төзелә торган объектлары турында сөйләде.

2023 елда гамәлгә ашырылганнар:

- 2 «Иннополис» МИЗ технопаркы төзелеше: 1 Лаеш районында һәм 1 Иннополис шәһәрендә.

Технопаркларда 600 яңа эш урыны булдырылган. Инвестицияләр күләме 2 млрд сумнан артык тәшкил итә.

2023 елда башланган:

- «Иннополис» МИЗ яңа инженерлык инфраструктурасын төзү, шулай ук автомат модульле котельнаяны модернизацияләү.

- «Зөя мультимодаль логистик үзәк» индустриаль паркы ө чен инженер һәм юл инфраструктурасы һәм Яшел Үзән районында OZON универсаль складының өченче чиратын төзү.

- «Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы инфраструктурасын төзү.

2023 елның декабрендә финанслауга килешү төзелгән.

- Чаллы шәһәрендә «Үсеш» сәнәгать паркының 3 нче чираты инженерлык инфраструктурасын төзү.

2023 елда ВЭБ.РФда финанслауга гариза бирелгән.

- “Тура 2.0” индустриаль паркын төзү.

ВЭБ. РФ финанслау белән.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында төзелешкә комплекслы караш кулланырга чакырды: төзүче фатир сатудан акча ала һәм китә, “ә без бөтен республика белән килеп туган проблемаларны чишәбез”. Маятник миграциясе мәсьәләсе кискен күтәрелә, мәсәлән, Биектау районында гына да көн саен 20 мең кеше Казанга эшкә китә. Чишелешләрнең берсе районның үзендә сәнәгать паркы булдыру булырга мөмкин. Коллегиядә мәйданчыкны урнаштыру мәсьәләләре турында Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде.

Талия Миңнуллина болай дип аңлатма бирде: «ТР Төзелеш министрлыгының чираттагы коллегиясе - анда шулай ук РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты - бүген төзелештә беренче планга агломерацион алым чыгуын күрсәтә. Республика шәһәрләренең мастер-планнарын булдыру киләчәктә социаль, транспорт, логистик проблемаларны булдырмаска мөмкинлек бирә. Бу шулай ук инвесторларны җәлеп итү өчен аңлаешлы юл картасы»

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International