Муниципалитетларның су объектларын рекреацион максатларда куллану буенча вәкаләтләре төгәлләнде

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән документ муниципалитетларның су объектларын рекреацион максатларда куллану тәртибен раслау буенча вәкаләтләрен төгәлләштерә.

Федераль законнарга ярашлы, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә су объектларын рекреацион максатларда куллану кагыйдәләрен билгеләү, шулай ук планлаштырылган хуҗалык һәм башка эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрү мәсьәләсе кертелгән.

 

 

Шулай ук хокукны куллану практикасын исәпкә алып, закон проектында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан җирле үзидарә органнары тарафыннан чит ил дәүләтләренең дәүләт-территориаль, административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән очрашулар, консультацияләр һәм башка чаралар үткәрү рәвешендә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыруны килештерүнең кыскартылган срокларын кертү күздә тотыла.

ТР Дәүләт Советы утырышында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

https://gossov.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International