Филиппин илчелеге делегациясенең эшлекле визиты

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы ИҮАга эшлекле визит белән Филиппин Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Гарлет Байлен һәм өченче секретарь, Филиппин Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вице-консулы Нонито Сантиллан Кабрера килде. Кунаклар Агентлыкның Бердәм презентация үзәгендә булдылар, анда республиканың инвестицион потенциалы белән җентекләбрәк таныштылар. Аннары делегация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты. Очрашу барышында хәләл өлкәсендә республикалар арасындагы хезмәттәшлекнең нечкәлекләре, шулай ук Агентлык тарафыннан халыкара сәясәт алып баруның нечкәлекләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, кичә Талия Илгиз кызы «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирын оештыру өчен чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчеләре белән очрашты.

Аерым алганда:

Игорь Гарлит Байлен - Филиппин Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Эсен Мөхәммәт улы Айдогдыев - Төркмәнстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Хесус Рафаэль Саласар Веласкес - Венесуэла Боливариан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Эктор Исидро Аренас Нейра - Колумбия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Эдуардо Вильегас Мехиас - Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе (испан, инглиз)

Рамон Алехандро Ариас Сарсуэле - Доминикан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Вагаршак Арутюнян - Әрмәнстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Жан-Пьер Бьянки - Консул, Бразилия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Икенче секретаре

Ндяга Бей - Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең беренче Киңәшчесе

Огуту Бенсон Генри Оума - Кениянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Роландо Энрике Барроу Ноад - Панама Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Мөхәммәт Халид Җамали - Пакистан Ислам Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

Абдулла Йосыф Әл-Сәии – Катар дәүләтенең Россия Федерациясендәге Илчелегенең Икенче секретаре

Эшлекле очрашу кысаларында Талия Миңнуллина республиканың югары дәрәҗәле кунакларына Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International