Сайлаулар

2024 елның 15 марты, җомга

Бүген Россия Президентын сайлаулар башланды. Беренче көнне үк Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Горький урамы, 16/7 адресы буенча урнашкан 54нче участокта тавыш бирде.

Талия Миңнуллина: "Сезнең сайлау - ул тавышлар диңгезендә тамчы түгел, ә илебез халкының гомуми фикеренең мөһим өлеше. Бу көннәрдә һәр сайлаучы үз киләчәгенә, үз эшенең үсешенә, үз балаларының тормышына өлеш кертә. Конституция хокукыгызны кулланыгыз! Иртәгә инвестицияләгез! Россиягә һәм Татарстанга инвестицияләгез!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International