Җир – инвесторларга

2024 елның 22 марты, җомга

Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина рәислегендә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерүне күздә тоткан проектларны озата бару буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Очрашу барышында киңәшмәдә катнашучылар инвестицион проектларны гамәлгә ашыру процедураларын гадиләштерү һәм аларны гамәлгә ашыру өчен бирелә торган җир кишәрлекләре белән законсыз килешүләргә юл куймау чаралары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә республика районнары һәм министрлыклары вәкилләре катнашты:

Рөстәм Мерзакреев - Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе

Ренат Гайнетдинов - икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә итү идарәсе башлыгы

Фәнил Аглиуллин - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле

Николай Кудряшов - ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары

Олег Григорьев - “ТР киңлек планлаштыру институты” ДБУ директоры

Илдус Зарипов - ТР Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

Илһам Кашапов - ТР Питрәч муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International