Индонезиядә ислам бизнесы һәм хәләл азык-төлек күргәзмәсе үтәчәк

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

Джакартада (Индонезия) конференц-үзәгендә 19-21 декабрьдә 3-нче Халыкара “Индонезия ислам бизнесы һәм хәләл азык-төлек күргәзмәсе” (Indonesian Halal Business and Food Expo) үтәчәк.

Чараның максаты – хәләл продукциясен һәм “ислам бизнесын” мавыктыру, шулай ук мөселманча яшәү гадәтен күрсәтү. Күргәзмә кысаларында ислам мәдәнияте һәм модасы экспозицияләре булачак.

Күргәзмә турында мәгълүмат www.indonesiahalalexpo.com сайтында һәм performax.eo@gmail.com электрон почтасыннан алырга мөмкин.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International