“Дельрус” халыкара компаниясе “Чистай” индустриаль паркында җитештерү цехын ачты

2013 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән “Чистай” индустриаль паркы территориясендә тантаналы церемония үтте.

Җитештерү цехы ачышында, шулай ук, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нурутдинов, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Чистай районы башлыгы Ильдус Ахметзянов һәм “Дельрус” компаниясе президенты Юлай Магадеев катнаштылар.

Завод төзелешенең тормышка ашыруы 2013 елдан 2016 елга кадәр алты этапта  үтергә планлаштырыла. Планлаштырылган инвестицияләр күләме - 700 млн. сум. Булачак эш урыннар саны – 150, заводның мәйданы – 540 кв. м.

Дельрус Чистай” завод комплексы өч өлештән – чимал, җитештерү һәм әзер продукция зоналардан тора. Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән җитештерү зонасы эшли башлады. Бирелгән зонаның мәйданы – 180 кв. м. Цех өч җитештерү сменасында эшләчәк.

Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков янында, шулай ук, Чистай районы һәм ААҖГазпромбанк” арасында килешүгә кул куелды.

 

Белешмә

 “Чистай” паркының мәйданы 292 га тәшкил итә. Аның территориясенә бөтен элемтәләр тоташтырылган. Резидентларга, шулай ук, төрле өстенлекләр бирелә. Проект дәүләт-шәхси партнерлык шартларында тормышка ашырыла.

2013 елның 4 маенда “Чистай” индустриаль паркы территориясендә “Дельрус” заводы төзелешенә тантаналы таш кую церемониясе үтте.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International