Татарстанда «Кластерлы үсеш өчен партнерлык» Халыкара конференциясе үтәчәк

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2014 елның 23-24 апрелендә республикада  үтәчәк конференцияне The Technopolicy Network инновацион регионнары Голландия элемтәсе һәм Россиянең икътисади үсеш министрлыгы белән бергә Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе (РИРА) оештыра.

«Кластерлы үсеш өчен партнерлык» Халыкара конференциясе Россия һәм Европа кластерларына керә торган фәнни үзәкләр һәм аерым эшханәләр дәрәҗәсендә бердәм проектлары һәм «өчле спираль» идеологиясен тормышка ашыру, кластерлы сәяәсәт, регионара хезмәттәшлек сораулары буенча ЕС (Нидерланды, Германия, Франция) илләре регионнары һәм РИРА катнашучылары арасында яхшы мөнәсәбәтләрне булдыру һәм тәҗрибә белән алмашуына юнәлгән.

Татарстанда чара бер үк вакытта өч мәйданда үтәчәк - Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама – һәм анда кайбер Европа регионарыннан делегацияләр катнашачак. Бу регионнарда, беренчедән, Россия өчен иң актуаль юнәлешләр кластерлары үскән: нефть һәм газ өлкәсе нигезендә югары өстәлгән кыйммәт белән продуктларны җитештерү, перспектив технологияләр һәм материаллар, биотехнологияләр, биомедицина.

РИРА вәкилләре белән 2014 елның 16-21 февральдә очрашу нәтиҗәләре буенча Лимбург һәм Гронинген (Нидерланды), Саксония (Германия), Рона–Альпы (Франция) регионнары башлыклары белән «өчле спираль» юнәлешләрен тәкъдим итү буенча килештеләр. Әлеге юнәлешләр арасында регион җитәкчелеге, кластерда эре компанияләр җитәкчелеге һәм кластерга керә торган университет җитәкчелеге керә. Шулай ук, фән һәм технологик парклар, кече һәм урта эшмәкәрлек, инжиниринг үзәкләр вәкилләре катнашырга чакырылды.

Россия ягыннан конференциядә РИРАның 13 регионнары, федераль министрлыклар һәм идарәлекләр вәкилләре, 25 территориаль кластерлар башлыклары, университетлар, региональ инновацион инфраструктура объектлары җитәкчеләре катнашачаклар.

Чарада бизнес, университетлар, региональ инновацион инфраструктура вәкилләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаша алачак. Бу максат өчен анда регион һәм эре эшханәләр башлыклары, мөмкин булган партнерлар, кызыксынган компанияләр, университетлар һәм фәнни-техника үзәкләре вәкилләре катнаша ала.

Әлеге чара Россия – ЕС 2014 мәдәният елы кысаларында үтә дигән килешүгә килделәр.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International