Татарстанның «ТГК-16» һәм «Сетевая компания» Кытай TBEA компаниясе белән хезмәттәшлек буенча меморандумга кул куйдылар

2014 елның 27 июне, җомга

Меморандумга кул кую Кытайның Синьцзян-Уйгурск автоном районы (СУАР) делегациясенең Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында үтте.

Әлеге очрашу Хөкүмәт рәисе урынбасары Ши Даган әфәнде башлыгында Кытай провинциясенең вәкилләренең Татарстан Республикасына визиты кысаларында үтте. Рөстәм Миңнеханов һәм Ши Даган алдында хезмәттәшлек буенча меморандумга дөньяның электроэнергияне трансформацияләү, бүлү һәм тапшыру буенча җиһазларны җитештерүнең иң зур компанияләрнең берсе – ТВЕА белән «ТАИФ» компанияләр группасының ААҖ «Территориальная генерирующая компания» («ТГК-16») һәм ААҖ «Сетевая компания» кул куйдылар. «ТГК-16» ягыннан документ астына Генераль директор Рамиль Хусаинов, ААҖ «Сетевая компания» ягыннан Генераль директор Ильшат Фардиев кул куйдылар. ТВЕА компаниясен Генераль директоры урынбасары Чжэн Янь тәкъдим итте.

Кытай җитештерүчесенең инде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән хезмәттәшлек буенча меморандумы бар: документка кул кую бу елның апрелендә Татарстан Республикасы делегациясенең Урумчи Кытай шәһәренә визиты кысаларында үтте. Урумчида компаниянең баш офисы урнашкан һәм анда делегация завод һәм аның штаб-квартирасын карадылар, шулай ук Кытай вәкилләренең республикада энергетика өлкәсендә проектларны тормышка ашыруда катнашу мөмкинлеге буенча уртаклашты.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International