«Татарстан-2030» проекты кысаларында Кама икътисади зонасы үсеше турында сөйләштеләр

2014 елның 12 августы, сишәмбе

«Кама икътисади зонасы үсеше» зональ проектлы мәйданының беренче утырышы Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр җәмгыяви-икътисади үсеше стратегиясе кысаларында Түбән Камада үтте.

Чарада «Татарстан-2030» проектының белгечләре, региональ һәм муниципаль хөкүмәт органнары, бизнес, җәмгыяви һәм фән оешмалары, шулай ук, Татарстан Республикасының Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры вәкилләре катнаштылар.

Мәйданның беренче утырышын ачкан пленар утырыш өч секцияне дәвам иттеләр: «Стратегик доктринаны формалаштыру», «Кама икътисади зонаның инновацион үсеше», «Кама икътисади зонаның кеше капиталы үсеше». Беренче секциядә конкурентлык өстенлекләр, 2030 елга кадәр Кама икътисади зонасы стратегик доктринаның төп аспектлары, үсеш приоритетлары турында сөйләштеләр.

Икенче секция барышында катнашучылар 2030 елга кадәр Кама икътисади зонаның инновацион үсеше юнәлешләрен формалаштылар, шулай ук, инновацион үсешнең каршылары һәм аларны җиңү механизмнары билгеләнде. «Кама икътисади зонаның кеше капиталы үсеше» секциясендә Кама икътисади зонаның кеше капиталы өлкәсендә төп проблемалар билгеләнде: кадрлар аз булу, кадрларның түбән белеме, эш белгечлегеләре аз булу, кадрларны әзерләү системасы.

Группалы эш барышында өч секциядә катнашучылар төп инфрастуктур чикләмәләр һәм 2020 елдан соң Кама икътисади зонасында тормышка ашыруга кирәк булган приоритетлы инфрастуктур проектлар турында уртаклаштылар һәм «Татарстан-2030» проекты буенча берничә тәкъдимнәр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International