Татарстанның Инвесторлар Клубы: формаль булмаган, әмма нәтиҗәле диалог (+кызыклы видеоролик)

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

 Бүген Казанның “Ривьера” комплексының “Панорама” ресторанында Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы (Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы киңәшмә органы) утырышы үтте.

Ачык диалог: формаль булмаган, әмма нәтиҗәле

Чара “эшлекле иртәнге аш” форматында үтте. Татарстанга капитал керткән структураларның Топ- менеджерлары формаль булмаган шартта яңа сайланган Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән поректларны тормышка ашыру белән бәйләнгән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыша алдылар.

Залда чит ил генә түгел, әмма локаль (республика) инвесторлары вәкилләре дә булды – “Татнефть", ТАИФ, “Связьнефтехиминвестхолдинг” һәм башкалар. Чит ил брендлары арасында - «Винербергер Куркачи», «Джошкуноз-Алабуга», «Драйлок Текнолоджиз», «Колуман Рус», «Аутомотив Гласс Альянс Рус», «Армстронг Билдинг Продактс», «Бенконс Констракшн», «Данафлекс», «Хайер», «ЮИТ Казань», «3М Россия».

Клуб ТР ИҮА җитәкчесе һәм сөйләшүләрнең модераторы чыгышы белән башланды. Талия Миңнуллина ассызыклаганча, Татарстан лидерының инвесторлар белән туры диалогы – республиканың уңышлы инвестицион моделенең дөнья эшлекле берләшмәсе белән иң мөһим өлеше.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

ТР Инвестор Клубына видеоролик (социаль сорашу)

Соңрак икътисадчы Айдар Булатов Россия, шулай ук Татарстан базарының перспективалары турында сөйләде. Ул фәнни яктан Россиягә һәм Татарстанга инвестицияләргә хәзер нәкъ кирәк вакыт булуын раслады – бу зур һәм үсүче базар булып тора, шулай ук Сумның яңа курсы аркасында тагын да керерлек булды.

Катнашучыларга Татарстанлылыр инвестицион эшчәнлек турында сорауларга җавап биргән видеоролик күрсәттеләр. Инвестор кем ул һәм капитал кертү өчен иң перспективалы өлкәләр кебек сораулар булды. Нәкъ шул “социологик сорашу” презентациясе ачык диалогка урнаштыручы формаль булмаган хәлгә барлыкка килергә ярдәм итте.

 

Сораулар, җаваплар, киңәшмәләр һәм чебиләр

Яңа сайланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләгәндә, республикага акча керткәннәрнең иң актуаль темаларны күтәрергә һәм практик чишелешләрне таләп итүче сорауларны бирергә чакырды.

Беренче булып «Винербергер Куркачи» Генераль директоры Николай Троицкий сорау бирде. Ул Татарстан территориясендә инвестор җитештергән продукцияне сатуын арттыру чаралары турында сорады.

Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга әлеге сорауны карарга тапшырды, монда ул Татарстанның республикага акча керткән инвесторларга Татарстаннан читтә, шулай ук федераль дәрәҗәдә товарларны тормышка ашырырга ярдәм итә дип билгеләде.

Шул ук механизм буенча башка инвесторлар белән диалог барды: яңа сайланган Президент топ-менеджерлар белән сөйләшүләргә профильле министрлыклар һәм идарәлекләрне кушты һәм аерым карарлар бирде.

Хәер компанияләр вәкилләре сорауларга җаваплар гына түгел, әмма анык киңәшмәләр алдылар. Мәсәлән, “Колуман Рус” ҖЧҖ Сатулар буенча директор Али Ялчинга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан компанияләр белән бердәм оешма кебек бизнесны үстерү вариантын тәкъдим итте.

Һәр инвестор Рөстәм Миңнеханов белән туры диалог алып барырга мөмкинлек алды. Ә протокол хезмәте куйган вакыт тәмамлауга килеп җиткәндә, республика лидеры диалогны дәвам итергә тәкъдим итте. Һәм бүген генә түгел.

Яңа сайланган ТР Президенты карары буенча ТР ИҮА карамагындагы Инвесторлар Клубы регуляр рәвештә җыелачак: Рөстәм Миңнеханов бүгенге чараны югары бәяләде.

“Бүгенге очрашу нәтиҗәсендә без һәр инвестор соравы буенча йөкләмәләр алдык. Инвестицияләр өлкәсендә Татарстанның идарәлекара компетенцияле дәүләт органы буларак Республика Хөкүмәтенең “бер тәрәзәсе” – ТР ИҮА безнең Клубта инвесторларны кварталга бер тапкыр җыячак, Шулай Президент кушты”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Чара азагында Рөстәм Миңнехановка Клую исеменнән креатив һәм билгеләүче сюрприз  ясадылар – чебиләр плеядасы – “яңа президентлык срогының яшьтәшләре”.

Чебиләрнең үсү һәм “көз буенча” күп булуда инвесторлар да, Татарстан хөкүмәте дә ышанган.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International