Саксония компанияләре Татарстанга яңа инвестицияләр белән киләчәк

2016 елның 3 июне, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе рәсми визит белән Германиягә килде. 2016 елның 1-3 июнендә өч көнлек эшлекле визит кысаларында Татарстан делегациясе Германиянең Саксония һәм Тюрингия регионнарында булачак.

Эшлекле сәфәр программасы рәсми чаралар һәм эшлекле очрашулар, алар арасында Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән күрешү, шулай ук Саксония сәнәгать оешмалары – автотехника өлешләре, композит материаллардан төзелгән конструкцияләр җитештерүчеләре, машиналар һәм станоклар төзү өлкәсендә эшләүче компанияләрне карауны күздә тота.

Тюрингиядә делегация Веймар һәм Йена шәһәрләрендә булачак, аналитик үлчәү техника, оптик-электрон системасы өлкәсендәге компанияләр һәм Лейбниц исемендәге фотон технология Институты белән очрашулар уздырачак. Күптән түгел Татарстанда булган Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов әфәнде белән очрашу һәм Татарстан Республикасының Тюрингия белән хезмәттәшлек турында документка кул кую планлаштырылган.

2 июньдә Дрезденда “Саксония-Татарстан” эшлекле форум узды, аның барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканы Россиянең иң тиз үсүче регионнарның берсе булуын билгеләде, аның сәнәгый һәм инвестицион потенциалын күрсәтте. Чыгыш ахырында форум катнашучыларына яңа сыйфатлы элемтәләр теләде, чөнки нәкъ сыйфат Германия партнерларының иң мөһим үзенчәлеге булып тора.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Германия белән аралашуның яхшы тәҗрибәсе булуын искә төшерде. Аерым алганда, Саксония Премьер-министры Тиллих әфәнде җитәкләгән делегация 2009 елның апрелендә Татарстанда булды. Президент Татарстан якын вакытта Саксония коллегаларын җаваплы визит белән кабул итүенә ышаныч белдерде.

“Германия компанияләре Татарстан базарын сөйкемле дип саныйлар һәм безнең республикага алдынгы проектлар кертү өчен яңа инвестицияләр белән килергә әзер, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. – Аерым алганда, SARAD GmbH компаниясе Казан дәүләт энергетика университеты белән бергә Казанда энергия эффективлыгы һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге Татарстан-Германия инжиниринг үзәге барлыкка китерәләр. Барысы Татарстанда Германия чит ил инвестицияләре белән 80нән артык оешма бар, ә Татарстан-Германия товар әйләнеше 2015 елда 1 млрд. евродан артык тәшкил итте”.

Татарстан һәм Германияне хезмәттәшлек турында бердәм протоколлар, шулай ук хуҗалык субъектлары аралашу турында документ һәм югары белем йортлары арасындагы килешүләр берләштерүен билгеләп үтәргә кирәк. Белем алу өлкәсендә Туполев исемендәге КДТУ һәм Фраунхофер станоклар төзү институты арасында аралашу бара, Дрезден техника университеты катнашуы белән Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә бердәм проектлар тормышка ашырыла, башка эшханәләр һәм оешмалар арасында элемтәләр үсә.

Татарстанда «Сименс» (элемтә, энергетика, җиһаз лизингы); «БАСФ» (химия продукциясе); «Бош» (машина төзелеше);  «Краус Мафай» (нефтехимия); «Линде» (химия);  «Кнорр-Бремзе» (КАМАЗ өлешләре); «Цанрадфабрик» (КАМАЗ тапшырулар тартмалары); «Фойт» (автоматик тапшырулар тартмалары); «Сария Био Индастриз» (хайван чималыннан эшләнгән әйберләр чыгару) һәм башкалар кебек Германия фирмалар уңышлы эшли.

Моннан тыш, «Метро», «Медиа Маркт», «Зельгрос» һәм «Вюрт» Германия сәүдә челтәрләре республикада яшәүчеләр арасында танылган. Татарстан оешмалары һәм банклары «Дрезднер-банк», «Дойче банк», «Коммерцбанк» белән элемтәдә тора.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International